Министр эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай муниципаль районында булды. Очрашуда шулай ук Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Миңнегулов, авыл хуҗалыгы оешмаларының идарәчеләре һәм башкарма директорлары катнашты.

«Идел Селект» ҖЧҖ базасында министр эремә узелы территориясен һәм орлык саклау складларын карады, шулай ук көзге рапс һәм көзге бодай кырларын йөреп чыкты. «Волга Селект» ҖЧҖ компаниясе нигездә бөртекле, кузаклы культуралар һәм майлы культуралар орлыклары үстерү белән шөгыльләнә. Әлеге оешманың уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 20 407 га тәшкил итә.

Аннары Марат Җәббаров «Чистополье» холдинг компаниясе составына кеүче Аксу Агро агрофирмасы ҖЧҖенең ашлык киптерү комплексында төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Эш азагында Марат Җәббаров Аксубай районының Тарханка авылындагы В.Д. Сапеев крестьян-фермер хуҗалыгында 18000 башка исәпләнгән каз фермасын карап чыкты. КФХның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре 17 гектарны били.

Каз фермасы 3 корпустан тора, ашлык саклагычлы белән катнаш азык цехы, катнаш азыкны грануллаштыру комплексы (җитештерү куәте - сәгамтькә 500 кг), азык азыкны экструдерлау (формасын үзгәртү) җайланмасы бар (сәгатькә 500 кг эшкәртә), 12 автомат рәвештә азык тарату линиясе һәм эчерү линиясе бар. Киләчәктә кош-корт сую һәм эшкәртү цехын төзү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International