Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнашты.
Кытай делегациясе составына Хуан Ляньфан, Чэнь Лимин, Дондок Цырендагбаев, Баир Дамдинов кергән.
Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләрен тәкъдир итте: “Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан сөт җитештерү буенча - 1нче урында, бәрәңге игү буенча - 2нче урында, йомырка җитештерү буенча - 6нчы урында, сугым өчен терлек һәм кош-корт буенча - 8нче урында, шикәр чөгендере җитештерү буенча 9нчы урында тора”, — дип билгеләп үтте ул.
Министрның беренче урынбасары шулай ук 9 июльдән 11 июльгә кадәр Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында узачак «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә чакырды.
Рөстәм Гайнуллов, базардагы һәм дөнья икътисадындагы актуаль вәзгыятьне исәпкә алып, логистика һәм маршрутларны да кертеп, экспорт өлкәсендә нәтиҗәле чишелешләр турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасыннан Кытай Халык Республикасына кузаклы һәм майлы культуралар экспортлау мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытуның һәм Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнешен арттыруның мөһимлеген ассызыкладылар, бу «Экспорт» илкүләм проекты йөкләмәләренә туры килә.