30 августта Казан ипподромында Республика Көнен бәйрәм итүгә багышланган ат спорты бәйрәме узачак. Бәйрәм кысаларында бөтен ил спортчылары катнашында Бөтенроссия ат чабышлары һәм ярышлары һәм узачак.
Быел, шактый вакыт узганнан соң, беренче тапкыр чиста канлы менге атларда Россия Президенты призына чабышлар узачак. Мондый күрсәтмәне кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Казан мондый ярышларны ике тапкыр - 2005 һәм 2011 елларда уздырган иде.
«Казан» халыкара ат спорты комплексына килүчеләр өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы төзелә, интерактив күңел ачу зоналары, агросәнәгать комплексы продукциясе ярминкәсе, мастер-класслар һәм башкалар оештырылачак.