Бүген Оренбург өлкәсе Хөкүмәте бинасында агымдагы елда Идел буе федераль округы субъектларында урып-җыю эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Оператив киңәшмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин рәислегендә барды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Андрей Разин урып-җыю срокларын үтәүнең, техниканы һәм элеваторларны сыйфатлы әзерләүнең, шулай ук субъектлар арасында актив хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклап узды: “Идел буе федераль округының көньяк төбәкләре - илдә иң уңышлыларның берсе. Аларның бердәм бердәм булып эшләве - уртак уңышка нигез салу ул. Инде бүгеннән үк игьтибарны ресурсларны төгәл координацияләүгә, вакытында мәгълүмат бирүгә, иминиятләштерүгә һәм логистикага юнәлтергә кирәк. Шулай эшләгәндә генә урып-җыюны нәтиҗәле һәм югалтуларсыз башкарып чыгып була”, - дип әйтте ул.
Ул билгеләп үткәнчә, киңәшмәдә катнашучы төбәкләрдә урып-җыю кампаниясе тиздән инде башланачак.
Андрей Разин дәүләт ярдәме акчаларын алучыларга вакытында җиткерү зарурлыгын ассызыклады, шулай ук Идел буеның көньяк өлешендә уңайлы һава шартларында бөртекле һәм майлы культуралардан мул уңыш җыеп алынуга ышаныч белдерде.
Марат Җәббаров, Татарстан Республикасында быел чәчүлек мәйданнары 2,7 млн га тәшкил итә, шул исәптән 1,3 млн га бөртекле, 580 мең га майлы культуралар, 53,8 мең га шикәр чөгендере һәм 706 мең га азык культуралары, дип билгеләп үтте.
Министр, һава шартлары хәзер үсемлекләр өчен бик уңайлы дип бәяләргә мөмкин, диде. Нәтиҗәле температуралар суммасы норматив күрсәткечләрдән бераз югарырак һәм ул уртача 645 градус тәшкил итә. Апрель - июнь айларында уртача 143 мм явым-төшем булган. Кырларда дым җитәрлек, дип билгеләп үтте министр.
Ел башыннан 4,2 млрд. сумга 1009 техника сатып алынган, шулардан: 179 трактор, 16 ашлык җыю комбайны, 15 азык җыю комбайны, шул исәптән «Росагролизинг» аша 243 техника сатып алынган, 1,3 млрд. сумнан артыкка.
«Төп авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү фаразларына караганда, бөртеклеләр уңышы - 4,2 млн тонна, шикәр чөгендере - 1,8 млн тонна, бәрәңге һәм яшелчәләр - 1,0 млн тонна булыр дип көтелә», - дигән мәгълүмат бирде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, ашлыкны саклау өчен 44 элеватор бар, аларда 2,6 млн тонна ашлык саклап була. Моннан тыш, хуҗалыкларда 2,2 млн тонна ашлык саклап булырлык склад биналары бар.
Чыгышының азагында Марат Җәббаров оператив киңәшмәдә катнашучыларны 9 июльдән 11 июльгә кадәр Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында узачак «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакырды.