Россия Федерациясендә 2000 елдан башлап ел саен “Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” бөтенроссия конкурсы уздырыла. Оештыручысы - Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Конкурс социаль партнерлык яклары катнашында төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уздырыла.
Аның максатлары - җәмәгатьчелек игътибарын оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау, уңай социаль имидж булдыру.
Конкурсны уздыру оешмалар өчен актив эчке корпоратив сәясәтне, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәткәрләрне кайгыртуны яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен булдыру һәм башка казанышларга ирешүне күрсәтергә мөмкинлек бирә.
2025 елда конкурс, компаниянең җитештерү өлкәсе оешмаларында иминлек дәрәҗәсе, кадрлар белән тәэмин ителеш, социаль активлык, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү кебек төрле эшчәнлек аспектларын кертеп, 17 номинация буенча уздырылачак.
Гаризалар бары тик электрон кабинетта гына https://ot.rosmintrud.ru/ 2025 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин; https://mtsz.tatarstan.ru/2025-god-8467049.htm.