Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга 2025 елның 27 июненнән 11 июленә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә, субсидияләр түбәндәгечә карала:
өч яшьтән зуррак бияләр тоту өчен бер башка 5000 сум исәбеннән;
сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә: 8 сыердан башлап - бер башка 1000 000 сум, 5 сыердан башлап - бер башка 500 000 сум исәбеннән.
Документлар “Минем субсидияләр” (”Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен телефон элемтәсе: 8(843) 221-76-88 (8801)
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкулэм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.