ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Кече хуҗалыкларның,  шәхси  хуҗалыкларның, крестьян - фермер хуҗалыкларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының   эш нәтиҗәләре турында бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хйкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән  таныштылар.    


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен  бүләкләделәр.  Биредә  «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре»  республика конкурсында җиңүчеләр бүләкдәнде. Авыл хуҗалыгы тармагының югары уңышларга ирешкән 100 вәкиле Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  дипломнары  һәм  100 мең  сум күләмендәге премия  белән бүләкләнделәр. 

21 декабрьдә агросәнәгать комплексы өлкәсендә  мәгълүмат  сәясәтен  үстерү  һәм  2018 елга йомгаклар ясау мәсьәләләре буенча АПКның төбәк  органнары  матбугат  секретарьлары  белән   Бөтенроссия  киңәшмәсе  узды,  аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  киңәшчесе Юрий Косован  уздырды. 

Буа муниципаль районында     авыл  халкының  һәм  кооперациянең  эшлекле  активлыгын  кызыксындыруның  системалы    инструментларын  чыгаруны  килештерү буенча  киңәшмә   узды.  

Авыл  хуҗалыгы  соңгы  елларда Россия  хакимиятләренең  горурлыгына  әверелде,  тармак  ышанычлы  рәвештә  үсә,  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлау  көннән-көн  арта. Җиде  ай  элек  авыл  хуҗалыгы  министры  кәнәфиенә утырган  Дмитрий Патрушев АПКның тагын да үсүенә  шикләнми.   Азык-төлек  экспортлауны  тагын  ничек  ике  мәртәбә  арттыру,  авыл  хуҗалыгы  дипломатиясе  һәм  Америка фермерларының нинди  зыян  күрүләре  турында ул РИА яңалыкларында  сөйләде. Аның  белән әңгәмәне    Дмитрий Киселев  һәм  Антон Мещеряков  алып  бардылар.

Иртәгә, 22 декабрьдә,  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск муниципаль районында “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына зона семинар-киңәшмәсе  узды. Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде. 

Татарстан  Республикасында  ттар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 

«Бердәм Россия» Татарстан  төбәк  бүлекчәсенең  башкарма  комитетында   «Бакчачы  йорты – гаилә  терәге» төбәк  сәяси  проектының  Иҗтимагый  советы  утырышы узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International