Министрлыкта салым бурычларын киметү буенча баланс комиссиясе утырышы узды

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина, шулай ук икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин катнашты.

Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, салым түләүчеләр реестры буенча салым хезмәте тарафыннан күрсәтелгән бу елның 1 июненә авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләренең бурычы 571,2 млн сум тәшкил итә. 

Аның әйтүенчә, бу вәзгыять күбрәк банкрот предприятиеләр буенча йөкләмәләр арту аркасында килеп чыккан. Бүгенге көнгә ул 406,6 млн сум яки бурычның гомуми суммасыннан 71% тәшкил итә.

Утырышка бурычы булган 49 предприятие чакырылган иде, шулардан 34 предприятие 49,7 млн сумлык бурычларын түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International