Татарстанда техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерү башланды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген масштаблы тикшерү башланды. 30 июньнән 4 июльгә кадәр комиссия техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм элеваторларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяләячәк.

Агымдагы елда Татарстан аграрийларына 2,7 млн гектарда уңыш җыеп алырга кирәк булачак. Бөртеклеләр уңышы 4,2 млн тонна булыр, дип, шулай ук техник культуралардан шактый уңыш җыелыр, дип көтелә: 1,8 млн тонна шикәр чөгендере һәм 1 млн тонна бәрәңге һәм яшелчәләр. Урып-җыю кампаниясенең уңышлы булуы күбесенчә техниканы вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә нык бәйле.

Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Ашлык җыю техникасының герметиклыгын сынау өчен аны кырда эшләтеп - суктырып һәм ашлыкны яклагыч экран аша кудыртып карыйлар. Бу урып-җыю вакытында ашлык югалту ихтималын ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле җайланмалар: янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, сигнал жилетлары һәм авария тукталышы билгеләре булу-булмавы тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, ремонтланырга тиешле ашлык җыю техникасының 20 июньгә 88%ы төзекләндерелгән. 2563 комбайнның 2250се ремонтланган. Ашлык җыю техникасы паркын торгызуга 2 млрд сумга якын акча җибәрелгән. Урып-җыю срокларын үтәү һәм техниканы сыйфатлы әзерләү урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыру һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен төп факторлар булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International