Казанда «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан агросәнәгать комплексындагы иң алдынгы хатын-кызларны котлаячаклар

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

2025 елның 9 июлендә Казанда «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылган чарада агросәнәгать комплексын һәм илнең авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның күренекле казанышларын билгеләп үтәчәкләр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Елена Фастова әйткәнчә, бүгенге көндә хатын-кызлар тармак үсешендә мөһим роль уйный. Авыл территорияләрендә 19 миллионга якын хатын-кыз яши һәм аларның күбесе нәкъ менә агросәнәгать комплексында эшли. Алар еш кына предприятиеләр җитәкчеләре булып китәләр, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм сәүдә өлкәсендә мөһим урын алып торалар, азык-төлек иминлегенә һәм авыл территорияләре үсешенә турыдан-туры йогынты ясыйлар, гаилә һәм балалар белән генә түгел, ә мөһим социаль проектлар белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр.

Тантанада бүләкләрне дүрт конкурс номинациясендә һәм бер махсус номинациядә 12 җиңүче алачак. Алар арасында - АПК предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, социаль әһәмияткә ия инициативалар авторлары, шулай ук агросәнәгать секторына инновацион чишелешләр кертүче хатын-кызлар.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан конкурсның төбәк этабын уздыру өчен пилот төбәк буларак сайлап алынды. Бу - төбәктә агросәнәгать комплексының югары үсештә булуын һәм тармакта хатын-кызларның мөһим ролен күрсәтә. «АПКда хатын-кызлар» конкурсы тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар инициативаларына ярдәм итү һәм авыл тормышын популярлаштыру өчен уникаль мәйданчык булачак.

Тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексының кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International