Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: нәсел хуҗалыкларында продуктивлыкны арттыру - алдынгы технологияләр һәм генетика нәтиҗәсе

2025 елның 27 июне, җомга

Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Сөт терлекчелеге юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИАС) эшләргә әзерлеге һәм 2025 елга алда торган бурычлар» темасына киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, «ПЛИНОР «РЦ» ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Петр Москаленко, СОЮЗПЛЕМ коммерциячел булмаган оешмасы директоры Вилсур Алиуллов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сөт терлекчелеге юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләргә әзерлеге һәм 2025 елга алда торган бурычлар турында министр урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде. Ул еш очрый торган хаталарны, нәселле хайваннар шәҗәрәләренең мөһимлеген һәм хайваннарның килеп чыгышының дөреслеген генетик лабораторияләрдә раслау кирәклеген ассызыклады.

“2026 елның 1 гыйнварыннан башлап сыерларның килеп чыгышын ДНК буенча раслау 100% булырга тиеш, таналар буенча биоматериалны ДНК буенча тикшерүгә алар туганнан соң 30 көн узганчы җибәрергә кирәк”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Ел башыннан сөтчелек юнәлешендәге нәселле сыерлар саны артты.

Гөлүс Баязитов сүзләренә караганда, бу сыерларның продуктивлыгы арту белән бергә селекция-нәсел эше нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең берсе булып тора.

“Гомумән алганда, нәсел хуҗалыклары буенча соңгы 5 елда динамика уңай. Продуктивлык үсеше +29 %. 2019 елда 1 сыердан - 7654 кг, 2024 елда 9884 кг (+2230 кг) савылган, бу генетик потенциалны яхшырту нәтиҗәсе генә түгел, ә тукландыруда, карауда алдынгы технологияләрне, шулай ук цифрлаштыру элементларын кертү нәтиҗәсе дә”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Министр урынбасары барлык катнашучыларны июль аенда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында узачак «Агроволга» зур халыкара агросәнәгать чарасына чакырды.

«2025 елның 9 июленнән 11 июленә кадәр “Агроволга 2025” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлекләрнең «Краса Агроволги» республика конкурсы узачак. Нәселле терлекләр конкурсында республиканың 17 районы нәсел хуҗалыкларыннан беренче бозавын бозаулаган сыерлар һәм таналар катнаша”, - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International