2025 елның 9 июленнән 11 июленә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Россия агросәнәгать комплексының иң зур вакыйгаларынннан берсе - «АГРОВОЛГА-2025» узачак.
Күргәзмә 27 илдән 400дән артык компанияне, продукцияне һәм хезмәт күрсәтүләрне, 15000нән артык кешене һәм 70тән артык эшлекле чараны берләштерәчәк, бу аграр тармакның алдынгы эшлекле мәйданчыгы статусын тагын бер кат раслый. Быел “АГРОВОЛГА” географиясен киңәйтә: Ираннан - 18 һәм Кытайдан 8 компания катнашачак, дип көтелә.
Дебютантлар арасында — Россиянең агросәнәгать секторы флагманнары. Күргәзмәдә беренче тапкыр илнең иң эре аграр холдингы — «Мираторг» катнаша. Тулы җитештерү циклы - ашлык үстерүдән алып әзер продукцияне эшкәртүгә һәм таратуга кадәр - булган компания үсемлекчелек, катнаш азык җитештерү һәм майлы культураларны тирәнтен эшкәртү өлкәләрендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
“АГРОВОЛГА-2025” 2021 елдан бирле үткәрелә һәм ул үзен агросәнәгать комплексы казанышларын күрсәтү һәм аны үстерү стратегияләре буенча фикер алышу өчен иң нәтиҗәле мәйданчыкларның берсе буларак танытты. Фәннең, технологияләрнең һәм агропрактиканың уникаль тәңгәллеге чараны аграрийлар, инвесторлар, хакимият вәкилләре, җитештерүчеләр һәм профильле массакүләм мәгълүмат чаралары өчен тартылу ноктасына әйләндерә.
Оештыручылар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән халыкара экспертлар катнашында, техниканы кыр шартларында күрсәтү һәм күләмле тармак конкурслары белән бай программа әзерләделәр. Чара катнаш форматта узачакы: павильон һәм кыр экспозицияләре, эшлекле сессияләр, демонстрацион кишәрлекләр, техниканы эш барышында күрсәтү һәм ачык мәйданнарда махсус шоу-программалар.
«АГРОВОЛГА-2025» эшлекле программасы аграр сәясәтнең, тотрыклы җитештерүнең һәм инновацияләр кертүнең төп мәсьәләләрен үз эченә ала.
10-11 июльдә «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге»нең федераль тикшеренү үзәге базасында селекциягә, үсемлекчелеккә, агробиотехнологияләргә һәм азык җитештерүгә багышланган халыкара фәнни конференция узачак. Конференция эше йомгаклары буенча фәнни хезмәтләр җыентыгын бастырып чыгару планлаштырыла.
Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр Союзмолоко һәм Milknews компанияләре тарафыннан оештырыла торган терлек азыгы җитештерү буенча тармак конференциясе узачак. Ике көн дәвамында алдынгы терлекчеләр һәм экспертлар терлек азыгын нәтиҗәле җитештерүнең, нәтиҗәле саклау һәм куллануның алдынгы тәҗрибәләре, шулай ук индустриаль хуҗалыклар белән идарә итүнең заманча алымнары турында фикер алышачаклар.
Күргәзмә катнашучыларга эшлекле көн тәртибен генә түгел, практик чаралар да тәкъдим итәчәк.
Сөтчелек юнәлешендәге «Краса Агроволги» V республика конкурсы быел ике юнәлештә узачак: таналар һәм беренче бозавын китергән яшь сыерлар арасында. Конкурста Татарстанның 38 хуҗалыгыннан терлекләр катнаша. Терлекләрне морфологик билгеләр комплексы буенча бәяләячәкләр. Хайваннарга эксперт бәясен танылган белгечләр — Тамаш Шебек һәм Александр Нечаев бирәчәк. «Краса Агроволги» конкурсы гадәттәгечә иң яхшы тотучы-үрчетүчеләрне, ветеринария белгечләрен һәм хуҗалык җитәкчеләрен җыя һәм күргәзмәнең терлекчелек программасында төп вакыйга булып тора.
Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча II халыкара турнир - Илкүләм тояк эшкәртүчеләр берлегеннән һөнәри ярышлар өч категориядә уздырыла: яшь осталар, тәҗрибәле белгечләр һәм махсуслаштырылган оешмалар арасында.
BELARUS газ-мотор тракторларын йөртү буенча республика чемпионаты - МТЗ-Татарстан компаниясеннән тамашалы трактор-шоу, ул ике трассада узачак: киртәләр белән һәм фигуралы йөртү. Ярышларда республиканың 43 районыннан вәкилләр катнашачак. Шоуның махсус кунагы - фермер һәм блогер Василий Камоцкий (Вася Пельмень).