Бүген Казанда «Тәмле Россия × Тәмле Казан» масштаблы гастрономия фестивале старт алды, ул бөтен илдән килгән тәмле һәм сыйфатлы продукцияне бәяләүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Үз тарихында беренче мәртәбә фестиваль Мәскәү чигеннән чыгып Татарстан башкаласында оештырылды. Тантаналы ачылышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Щевелкина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
«Россия тәмнәре» фестивале – уникаль төбәк продуктларын алга этәрү һәм үзебезнең ил җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча масштаблы программаның бер өлеше, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Президент кушуы буенча 2020 елдан башлап гамәлгә ашыра.
«Россия тәмнәре» фестивале традиция буенча һәрвакыт Мәскәүдә уздырыла иде. Быел фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән беренче мәртәбә Казанда уздырыла. Без Калининградтан алып Владивостокка кадәр 40 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесен сайлап алдык”, - дип билгеләп үтте Ксения Щевелкина, вакыйганың төбәк җитештерүен үстерү һәм җирле брендларны алга этәрү өчен әһәмиятле булуын ассызыклап.
«Казан» гаилә үзәге янында Россиянең 40 төбәгеннән – Кырымнан алып Якутиягә кадәр 125 катнашучыны берләштергән масштаблы гастрономик карта җәелдерелде. Фестиваль кунаклары Әстерхан карбызын, Алтай сырларын, Байкал чәен, Пермь каклаган җиләкләрен, Адыгей тәмләткечләрен һәм башка бик күп деликатес ризыклардан авыз итә алдылар. Татарстаннан 85 җитештерүчеүз продукциясен тәкъдим итте, алар арасында танылган брендлар да, кунакларга традицион татар ашлары һәм заманча кулинария экспериментлары тәкъдим итүче кызыклы яңа проектлар да бар.
“Мәдәниятләр һәм эпохалар күпере” концепциясенә аерым игътибар бирелде, ул төрле тарихи чорларны берләштерүче төрле кухняларда һәм мастер-классларда чагылыш тапты. Фестивальдә Балкан, Кипр, Грузия, Корея, рус, кыргыз һәм Америка ашларын татып карарга мөмкин иде. Кытай һәм Кыргызстан консуллыклары милли тирмәләр белән таныштырды һәм кунакларны үз илләренең традицион ризыклары белән сыйлады.
«Тәмле Россия × Тәмле Казан» фестивале гастрономия вакыйгасы гына түгел, җитештерүчеләр арасында тәҗрибә уртаклашу, төбәк брендларын алга этәрү һәм төбәкара багланышларны ныгыту өчен дә мөһим мәйданчык булды.