Бүген Министрлыкта Оман Солтанлыгы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе – «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин катнашты.
Оман Солтанлыгы делегациясе составына Оман Солтанлыгының Тышкы эшләр министры ярдәмчесе Асаад Әл Хөсәен, шулай ук Әхмәд Әл Рахби һәм Халид Әл Рахби кергән.
Марат Җәббаров, Россиянең алдынгы икътисадый төбәге буларак, Татарстанның казанышлары турында сөйләде. Республиканың нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә илнең әйдәп баручыларыннан берсе булуын билгеләп үтте. «Бездә машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы актив үсә, фәнни-мәгариф үзәкләр төзелә һәм эшли», — дип әйтте ул.
Министр Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм республиканың экспорт куәте турында сөйләде. Ул, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә тора, дип билгеләп үтте.
Кунаклар Татарстан Республикасының атчылыкны һәм ат спортын үстерү тәҗрибәсе, шулай ук Россиядә иң зур һәм Европада иң зурларның берсе булган, 91,1 га мәйданлы «Казан» ат спорты комплексы белән кызыксындылар.
Очрашу барышында «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү йөзеннән Татарстан Республикасыннан ашламалар һәм мөгезле вак терлекләр белән тәэмин итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.