Татарстанда фермерларга һәм кооперативларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика фермерлары белән очрашу узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина рәислегендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры урынбасары Рената Бибарсова һәм «Халык фермеры» ассоциациясе Советы рәисе Олег Сирота катнашты.

Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларга аерым игътибар бирелә, бу - 2,6 мең фермер һәм 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, алар узган ел республикада җитештерелгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 42%ын -142 млрд сумлык җитештергән.

Үз эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар кооперативларга берләшәләр, алар авыл кешеләренең продукциясен әзерләүне, аны эшкәртүне, сатуны оештыру буенча эшлиләр. Барлыгы 395 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән, шуларның 188е үз эшчәнлеген алып бара, шуларның 69ы үзләре эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл хуҗалыгы кооперациясен алга таба үстерү максатларында гамәлдәге кооперативларга грант ярдәменә республика бюджетыннан 2026 елдан башлап 5 ел дәвамында ел саен 200 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Марат Җәббаров, бу авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен алга таба үстерү өчен муниципаль районнарга тагын бер бик яхшы мөмкинлек, диде.

Министр ассызыклаганча, авыл туризмы һәм ял итүне оештыру авыл җирендәге эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре булып санала. “Алар республикада бик кирәк һәм алар белән 60тан артык эшкуар шөгыльләнә. Аларның 12се Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 99 млн сум грант ярдәме алды, шул исәптән 5 проект агымдагы елда - 42 млн сум”, - диде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грантлар бирүне дә кертеп, дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру кысаларында чит ил техникасының һәм җайланмаларының тәңгәл килүен раслау таләпләре, авыл торак пунктларында пекарняларны үстерү һәм саклау өчен дәүләт ярдәме чаралары, биологик калдыкларны утильләштерү һәм файдаланылмый торган үләт базларын бетерү белән кызыксындылар.

Шулай ук халыкара базарларга чыккан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлегенә ярдәм итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең гамәлдәге тәҗрибәсен кыргый үсемлекләр әзерләү һәм эшкәртү өлкәсендә яраклаштыру, «Честный знак» цифрлы системасындагы һәм «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы эшчәнлек, кымызны дәвалау-савыктыру туклануы буларак кертүне яңарту мәсьәләләренә, газлаштыру буенча ярдәм чараларына һәм предприятиеләрдә сакчыл җитештерү элементларын кертүгә аерым игътибар бирелде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре авыл территорияләрен үстерүнең һәм авылның традицион яшәү рәвешен саклап калуның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Авылда кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә кирәклеген, шулай ук авыл хуҗалыгына яшьләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырырга кирәклеген ассызыкладылар.

Очрашу азагында Ксения Шевелкина Татарстан Республикасы җитәкчелегенә авыл хуҗалыгын үстерү буенча актив эш алып барулары өчен рәхмәт әйтте һәм алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләренә ышаныч белдерде. Марат Җәббаров, үз чиратында, төбәкнең авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыруга һәм авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашырырга әзер булуын ассызыклады.

Киңәшмә йомгаклары буенча җаваплы затларга каралган мәсьәләләрне җентекләп эшләү һәм авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International