«Агроволга-2025» күргәзмәсендә дөньяның 28 иленнән һәм Россиянең 81 төбәгеннән 13000нән артык кеше булды

2025 елның 11 июле, җомга

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсен рәсми ябу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты. Ул 7 илдән 380 компанияне берләштерде, шул исәптән Ираннан 18 компания һәм Кытайдан 12 компания килгән иде. Өч көн эчендә күргәзмәдә дөньяның 28 иленнән һәм Россиянең 81 төбәгеннән 13000нән артык кеше булды.

Күргәзмә ачык диалог, тәҗрибә уртаклашу, яңа чишелешләр һәм агросәнәгать тармагында эшлекле партнерлар эзләү өчен төп мәйданчыкларның берсе буларак, ел саен үз статусын раслый. Биредә яңа кооперацияләр барлыкка килә, стратегик карарлар кабул ителә һәм алдагы үсешкә озак сроклы планнар төзелә.

Ленар Гарипов эшлекле программа кысаларында ике масштаблы конференция уздырылуын билгеләп үтте: селекция, үсемлекчелек һәм агробиотехнологияләр буенча Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты оештырган халыкара фәнни конференция һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге тарафыннан уздырылган терлек азыгы җитештерү буенча махсуслаштырылган конференция.

“Бу чаралар, тармакның үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен, галимнәрне, аграрийларны һәм экспертларны берләштереп, профессиональ көн тәртибен билгеләде. Күргәзмәгә керткән өлешегез, кызыксынуыгыз, катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләп үтте ул.

Күргәзмә кысаларында «Агроволга гүзәле» республика конкурсы, «МТЗ — ШОУ» газ-моторлы тракторларда профессиональ йөрү буенча Беларус чемпионаты, шулай ук мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара турнир һәм башкалар узды.

Шулай ук «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру өлкәсендә түгәрәк өстәлләр узды.

«Агроволга-2025» барышында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, шул исәптән бүген Россия Фәннәр академиясенең КазФҮ ФТҮ Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты һәм Кытай Халык Республикасының Төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы фәннәре һәм технологияләре университеты арасында үсемлекләрнең генетик ресурсларын җыю, өйрәнү, саклау һәм куллану өлкәсендә фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү.

Ленар Гарипов «Агроволга-2025» күргәзмәсендә катнашучы компанияләргә дипломнпр тапшырды һәм булачак чараларда катнашуга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International