Татарстаннан Рүзил Зәкиев Россиянең иң яхшы агрономы булып танылды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Мордовиядә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының «Агроном» номинациясендә федераль этабы тәмамланды, анда Татарстанның Актаныш районыннан «Нигез» авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Рүзил Зәкиев җиңү яулады. Ул, бөтен илдән көндәшләрен узып, үзенең югары һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте.

Икенче урынны Мордовиядән Евгений Кузоваткин алды, ә өченче урында Пермь краеннан Павел Тетерин булды. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк: беренче урын өчен -1 миллион сум, икенче урын өчен - 500 мең сум, өченче урын өчен - 300 мең сум.

“Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсы «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора һәм быел ул шактый үзгәрде. Номинацияләр саны 20гә кадәр арттырылды, шул ук вакытта һөнәрләрне сайлап алу урта сроклы перспективада аларга булган ихтыяҗны исәпкә алып башкарылды.

Агроном һөнәре авыл хуҗалыгында төп һөнәрләрнең берсе булып кала, һәм якындагы биш елда тармакка 638 меңнән артык белгеч кирәк. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә һәм белгечләрнең һөнәри үсешен кызыксындыруга юнәлдерелгән.

Конкурс тармак ведомстволары, социаль партнерлар һәм төбәкләр катнашында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырыла. «Агроном» номинациясе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә үткәрелде, бу илнең агросәнәгать комплексын үстерү өчен квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһим булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International