Министрлыкта АПКның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтә режимында киңәшмә узды. Анда Министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Министрлыкның бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең функциональ зонасын күчерү мәсьәләләре турында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гөлфинә Вәлиуллина сөйләде.

“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2025 елның 1 апрелендәге 52-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2026 елның 1 мартыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең функциональ зонасын күчерү һәм үзгәртү бары тик субъектның иң югары вазыйфаи заты белән килештереп һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләмәсе бирелгәндә генә мөмкин булачак”, - дип билгеләп үтте әйдәүче киңәшче.

"2027 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категорияләргә күчерү өчен нигезләр санын киметү планлаштырыла. Шулай ук Федераль закон белән аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләре исемлегенә кергән җирләрне күчерүгә тулысынча тыю билгеләнәчәк", - дип ассызыклады ул.

Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов ашлык җыю техникасын кабул итү буенча конкурсның йомгаклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм техника паркын яңарту механизмы турында сөйләде.

Фәттахов әйтүенчә, комбайннар белән эшләү өчен яшь ярдәмчеләрне һәм механизаторларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Аграр өлкәдә яшь белгечләргә нәтиҗәле ярдәм итү һәм кызыксындыру чаралары турында сөйләшүләр алып барыла.

“Авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләрнең кыйммәт булуы һәм аларга бәяләрнең артуы зур проблема булып кала. Техника паркын яңарту өчен "Росагролизинг"программаларыннан киң файдаланырга кирәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан да ярдәм күрсәтелә, шулай ук агрохуҗалыклар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән семинарлар да планлаштырылган”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

«Быел барлыгы 23 яңа комбайн сатып алынган. Шулай ук урып-җыю эшләренең җитештерүчәнлеген арттыру өчен ташучылардан файдалану практикасы кертелә. Мондый эшне уңышлы оештыру мисаллары турында сөйләшүләр алып барыла. Урып-җыю кампаниясе вакытында иминлек техникасы кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтелгән. Хезмәткәрләрне янгын сүндерү чаралары белән махсус кием һәм техника белән тәэмин итеп, хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә»,- дип билгеләп үтте Рафаэль Фәттахов.

Аннары министр урынбасары Гөлүс Баязитов агымдагы чорга сөт җитештерү һәм азык әзерләү буенча йомгаклар ясады.

“Бүгенге көндә Татарстан Республикасында тәүлеккә 5200 тоннадан артык сөт савыла, бу узган елга караганда 6%ка күбрәк. Савым буенча Әтнә, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара һәм Зеленодольск районнары яхшы темплар күрсәтәләр. Бу эре сөтчелек комплекслары һәм заманча технологияләр кертү нәтиҗәсе”, - диде Гөлүс Баязитов.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 16 июльгә 299 мең га күпьеллык үлән чаптырылган – бу барлык мәйданның 97%ын тәшкил итә. 255 мең тонна печән әзерләнгән (планнан 78%), сенаж 2 млн.051 мең тонна (62%), бу шартлыча 1 баш хайванга 15,6 центнер туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 13,7 центнер булган (терлек азыгына ихтыяҗ: печән — 327 мең тонна, сенаж — 3 млн. 274 мең тонна, силос — 3 млн.742 мең тонна).

«Сенаж әзерләүне соңга калдыру азыкның туклыклылыгын киметә һәм бу, нәтиҗәдә, өстәмә азык өстәмәләре кулланмасаң, сыерларның продуктивлылыгы кимүгә китерә», - дип ассызыклады ул.

Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләүнең барышы турында сөйләде.

“Бүгенгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 336 мең тонна печән әзерләнгән, бу - ихтыяҗтан 71%, ә 2024 елдан калган азыкны исәпкә алсак, халыкның азык белән тәэмин ителеше 85% тәшкил итә. 14 муниципаль районда шәхси хуҗалыкларны азык белән тулысынча тәэмин иткәннәр”, - дип сөйләде министр урынбасары.

Ул шулай ук дәүләт ярдәме программалары буенча сайлап алу мәсьәләләренә кагылды һәм аларда активрак катнашырга өндәде, шул ук вакытта тапшырылучы документларның сыйфатына игътибарлырак булырга кирәклеге турында да әйтте, чөнки сайлап алуның соңгы нәтиҗәсе һәм проектларны үзегезнең территорияләрдә гамәлгә ашыру мөмкинлеге шуңа бәйле.

Киңәшмә барышында катнашучылар шулай ук 2025 елда “Авыл яшьләре” төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, әлеге проектны оештыру планнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International