ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

8 июльдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсе  делегациясе  белән  очрашты, аны   Үзбәкстан  Республикасының  Бохара  өлкәсе хакиме урынбасары    Сөннәтулла Хикмәт  җитәкли. 


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бу  хакта  бүген  Татарстан  муниципаль районнарының  башкарма  комитетлары  җитәкчеләре  белән  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  әйтелде,  аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары       Николай Титов алып  барды.  Чарада  шулай  ук  программаны  гамәлгә ашыруда  катнашучы  министрлыклар  һәм  ведомстволар  вәкилләре  һәм  башка  затлар  катнашты.    

6 июльдә  Арча  районының    «Северный АХП» ҖЧҖ базасында  урып-җыю эшләренә  әзерләнү  һәм  аларны  уздыру  мәсьәләләре  буенча       семинар-киңәшмә  узды. Киңәшмә эшендә  район  башлыгы      Илшат Нуриев, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Ренат Гатиятов,  авыл  хуҗалыгы  идарәсе  белгесләре,  шулай  ук  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр  районда,  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  һәм  авыл җирендә  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар бар.    шундыйларның  берсе    -  Татарстанның  Зәй  районы Югары  Пәнәче  авылыннан  үзләренең  кошчылык  фабрикасын  ачкан Мартемьяновлар гаиләсе.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  фермаларны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Авыл  хуҗалыгы продукциясенең күпчелек  өлеше  республиканың  крестьян-фермер хуҗалыкларында  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларында   җитештерелә.  Әмма  иң  мөһиме   – фермерлар  тотрыклы  табыш  китерә  торган  үзләренең  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнәләр.  

6 июльдә   Арчада  Халыкара  кооператорлар  көне  уңаеннан  Татарстан   кооператорларының  һәм   фермерларының  II Спартакиадасы  узды. 


5
июль, 2019 ел
җомга

20 июньдә  республиканың  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган ике  әйдәүче  югары  уку  йортында   - Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис.  Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясендә   кабул  итү     кампаниясе  старт алды. 

Үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое   -    Мөхәммәтҗанов Фазылҗан Газизҗан  улы. 


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  “Татарстанда  кыр көне  - 2019” бишенче агротехнологик  күргәзмә  ябылды.   Аны  ябу  тантанасында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов катнашты. 

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Төркиянең  Он  һәм икмәк  әйберләре  җитештерүчеләре ассоциациясе Рәисе, Бөртекле,  кузаклы,  майлы  орлыклар һәм  продуктлар  экспортлаучылары ассоциациясе  идарәсе Рәисе Тургай Юнлю җитәкчелегендәге  Төркия  делегациясе  белән  очрашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International