Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Халыкара агросәнәгать форумы эшендә катнаша

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына  булышуны  дәвам  итәләр,     илдә авыл  хуҗалыгы югары  технологияле, нәтиҗәле  һәм конкуренциягә  сәләтле булсын  өчен  әле  тагын  күп  нәрсә  эшләргә  кирәк,  дип белдерде  Россия  Федерациясе    премьер-министры  Дмитрий Медведев  “Алтын  көз” күргәмәсен  ачу  тантанасында.  

«Без, һичшиксез, агросәнәгать комплексына алга таба  да  ярдәм  итәчәкбез, чөнки  безгә  әле  авыл  хуҗалыгы югары  технологияле, нәтиҗәле  һәм конкуренциягә  сәләтле булсын  өчен   бик  күп нәрсә  эшләргә  кирәк», - диде  ул.

Россия  агросәнәгать комплексының соңгы  елларда үткән  юлы  бик  җиңел  булмады,  дип  ассызыклады Медведев.       «Әмма шунысы  мөһим,  шул  һөнәрне сайлаган  кешеләр, аңа  ышанычны  югалтмыйча,  һәркөнне, һәр сәгать шул  авыр  хезмәт  белән  шөгыльләнүләрен  дәвам  итәләр һәм  аларның  күпчелеге  үз  эшенең  осталары  булып   җитештеләр», - дип  өстәде  ул.

Шуны  искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге  Татарстан  Республикасы  делегациясе  бүген  Халыкара  агросәнәгать форумы  һәм    “Алтын  көз – 2019” күргәзмәсе  эшендә   катнаша. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International