Татарстан командасы “Алтын көз” күргәзмәсе кысаларында Авыл инициативалары форумында уникаль эшләнмәләр тәкъдим итәчәк

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

11 октябрьдә «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия  халык  фронты (ОНФ) проектының 10  төбәк  командасы  үз территорияләрендә  тормышка ашырган  уникаль  бизнес-эшләнмәләр  проектларын тәкъдим  итәчәкләр. Форумны Россия  авыл  яшьләре  берлеге  оештыра,  ул  Мәскәүдә “Алтын  көз” агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында  үтә.   

Форумда  проект буенча  эшләрне  бәяләүче  экспертлар   Дәүләт Думасы  Рәисе  урынбасары  Ольга Тимофеева, Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Оксана Лут һәм башкалар  булалар. 

 10 пилот авылыннан  төзелгән  командалар  составына  авылда  хакимият  органнары һәм бизнес,  шулай  ук  мәгариф  һәм мәдәният  учреждениеләре  вәкилләре,    активистлар, иҗтимагый  инициативалар  авторлары  керде.    Күргәзмә экспозициясендә  алар  интерактив карталар  форматында    үз бизнес-эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр һәм  авыл  территорияләрендә    экотуризмны, мәгариф кластерларын, экологик  җитештерүне,  интернет-платформаларны, апитерапияне  һәм башка     инновацион  проектларны   үстерүдә  ирешелгән  уңышлары буенча  тәҗрибә  алмашалар.  

Татарстанның Менделеевск районы  Мунайка авылы командасы  Мәскәүдә «Помогатор сельских стартапов - Птицеводство» («Авыл стартаплары помогаторы - Кошчылык»)  проектын презентацияли, аның максаты яшь эшкуар-гаиләләр бергәлеген булдыру һәм  шәхси  хуҗалык файдалануы  өчен  инновацион технологияләрне  гамәлгә кертү.

“Татарстан  Республикасы Аграр яшьләр  берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый  оешмасының Менделеевск бүлекчәсе   яшь гаиләләр  арасында  район  конкурсын  башлап  җибәрде.    Конкурста җиңүчеләргә  12 ай бушлай  файдалануга  йорт кошлары (бройлер  чебешләре) үстерү өчен җайланмалар  комплекты  бирәчәкләр.   Заявкалар  2019 елның   11 октябренә  кадәр    электрон  почта аша  кабул  ителә, адресы: tema173@yandex.ru.

Авыл инициативалары  форумында  шулай  ук  «Авылга  ышанабыз!  Россия  белән  горурланабыз!» дигән Бөтенроссия  иҗат фестивале  узачак, анда  авылның  мәдәни-тарихи мирасын саклап  калу буенча    мастер-класслар,    очрашып  сөйләшү мәйданчыклары һәм  “Минем кече  Ватаным” конкурсында  җиңүчеләрнең иҗади  эшләре    презентациясе оештырыла.  

Искәртеп  узабыз,  “Авыл. Үсеш  территориясе” Россия  яшьләр  берләшмәсе    инициативасы  буенча  Гомумроссия  халык  фронты тарафыннан     башлап  җибәрелгән  иде.  Проект  активистлары  авылда  илкүләм  проектларның  һәм  дәүләт  программаларының үтәлешен мониторинглау белән  шөгыльләнәләр,  авылда  тормыш  шартларын  яхшырту  буенча  тәкъдимнәр  эшлиләр.  

 Проектның  төп  максаты -  җирлекләрдә    үз  авылларын  үстерү   теләге  булган    актив  кешеләрне  туплау.    Конкурс нигезендә  илебезнең  төрле  төбәкләреннән: Ленинград, Төмән,  Владимир, Рязань, Түбән Новгород, Новосибирск  һәм Ростов өлкәләреннән,   Алтай  һәм  Краснодар  крайларыннан,  шулай  ук  Татарстан  Республикасыннан  ун пилот  авыл  сайлап  алынды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы барлык  теләүчеләрне  11  октябрьдә 13.30  сәгатьтә  Авыл инициативалары  форумында  катнашуга  чакыра,  ул  Мәскәүдә узачак    (ВДНХ, павильон 75, конференц-зал №1).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International