«Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хеәмәткәре көне уңаеннан Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе узачак

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

8 октябрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу  комплексында  Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате  хеәмәткәре  көне уңаеннан  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның   тантаналы кабул итүе узачак.   

 Чарага  тармак ветераннары һәм муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек  һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт  алдынгылары вәкилләре  чакырылды. 

Бу көнне республика  авыл хуҗалыгы  тармагының иң  яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын, КФХ башлыкларын  һәм  белгечләрен котлыйлар.

Бинаның холлында  “Хезмәт кешеләре” фотокүргәзмәсе  оештырыла.  

Чара  13:00  сәгатьтә башлана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International