Мәскәүдә I Халыкара агросәнәгать форумы эшли башлады

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  I Халыкара агросәнәгать   форумы  (МАПФ-2019) эшли  башлады.     Форумның  “яшел” брендны  үстерүгә багышланган  пленар  утырышы  эшендә   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе    Дмитрий Медведев, Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе  урынбасары    Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек  һәм авыл  хуҗалыгы  оешмасы (ФАО) генераль  директоры   Цюй Дунъюй, Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев, Сербия  Республикасы  авыл  хуҗалыгы,  урман  һәм су хуҗалыгы  министры  Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия  сыйфат  системасы”) коммерциягә карамаган автоном  оешмасы  җитәкчесе   Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль   директоры, Идарә рәисе    Андрей Гурьев, киләчәк   ашамлыкларын өйрәнүче    җәмәгать футурологы   Морган Гэй катнашты.

Сәламләү  чыгышында    Дмитрий Медведев дөньякүләм азык-төлек  базарындагы  төп  проблемаларны  атады һәм  бу  форумда  күтәрелгән  мәсьәләләрнең  мөһимлеген билгеләп  үтте.     Цюй Дунъюй үз  чыгышында  ачлыкка каршы  көрәш һәм  дөньякүләмендә экологияне  саклап  калу   темасын күтәрде.    Бранислав Недимович Сербия  Республикасында  органик  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  тәҗрибәсе  турында  сөйләде.    Максим Протасов Россиядә “яшел” продукция үстерү   тенденциясенә  тукталды.    Андрей Гурьев үз  нотыгында  Россия  минераль ашламаларын   чит  илгә  чыгарганда  өстәмә   конкуренция    өстенлекләре  турында  сөйләде. Морган Гэй 20  елдан  соң  безнең ризыкларыбызның  нинди  булуы  турында  фараз-нотык белән чыгыш  ясады,  ризыкка һәм аны  куллануга  мөнәсәбәтнең  ничек  үзгәрәчәге  турында  фикерләр  әйтте.   

 «Россиянең  органиканы  экспортлау  күләме хәзерге  вакытта елга   барысы  14 миллион  евро гына тәшкил  итә.  Шул  ук  вакытта,     экспертлар  бәяләүләре  буенча,   Россия дөньякүләм органик  продукция  базарында  кимендә аның    10%ын тәшкил  итә алыр  иде», - дип  ассызыклады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы.  

Ул  шулай  ук  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы тарафыннан  «Яхшыртылган  экологик  тасвирламалар  белән  авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек турында” федераль закон проекты  эшләнгән  булуын  әйтеп  узды.   Органикадан  аермалы  буларак,   яхшыртылган  экологик  тасвирламалар  белән  продукция җитештергәндә    закон  проекты  нигезендә   кеше  һәм әйләнә-тирә  мохит  өчен  куркыныч  булмаган  ашламалар,  үсемлекләрне  яклау  чараларын,  азык өстәлмәләрен куллану рөхсәт  ителә.    Закон 2021  елның 1  гыйнварыннан  үз  көченә керәчәк.  Ул  Россия  өчен  яңа  экопродукция  базарына  нигез  салачак  һәм  аның  нигезендә  сертификация  узган,  намуслы  җитештерүчеләр  кокуренциягә  сәләтле  өстәмә  өстенлекләр  алачаклар.  

 Пленар  утырыш  йомгаклары  буенча илебездә  экологик  яхшыртылган  тасвирламалар  белән  җитештерелә  торган   продукциягә куела  торган  “яшел” бренд тамгасы  өчен  бөтенроссия  тавыш  бирүе  башлану  турында  игълан ителде.    Үз  тавышыңны  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  яисә МАПФ-2019 сайтында  бирергә  була.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров җитәкчелегендәге  Татарстан  Республикасы делегациясе  шулай  ук    МАПФ-2019 эшендә  дә  катнашты.  Форум  кысаларында   эшлекле  очрашулар  һәм  түгәрәк  өстәлләр узды.    Беренче  нәтиҗә  буларак,  минераль ашламалар  өлкәсендә  хезмәттәшлек  турында  килешү  имзаланды.  

Форум   10 октябрьгә  кадәр  булачак.  Аның  эшлекле  программасы  кысаларында     федераль һәм  төбәк  хакимият органнары   җитәкчеләре,  халыкара  оешмалар  вәкилләре,  үзебезнең һәм  чит  илләр  әйдәүче  компанияләренең  тармак  экспертлары һәм  топ-менеджерлары авыл  хуҗалыгын  үстерүнең  дөньякүләм тенденцияләре  һәм  Россия  АПКсының дөньякүләм азык-төлек  базарында  урыны турында  фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International