Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Көз муллыгыннан кыш өчен бәрәңге һәм башка продуктлар әзерләп калдырырга хәле булмаган кешеләр дә бар. Зеленодольск районыннан КФХ башлыклары Борис Комиссаров һәм Сергей Положенцев шундый мохтаҗларга быел «Овощевод» ҖЧҖ территориясендә үзләре үстергән бәрәңге белән ярдәм итәргә теләк бедерделәр. Алар сигез гектар җирдә кешеләрнең үзләре өчен бәрәңге җыю мөмкинлеге һәм моның өчен кирәкле техника да бирделәр.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.
2 октябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Чара Игенчеләр саренда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында узды.
Татарстанда бар куәткә көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр һәм рапс җыялар. Быел шикәр чөгендере уңышы белән аерылып тора, кайбер районнарда гектардан 520 центнерга кадәр татлы тамыр алалар. Бу югары табышлы культураны үстерүчеләр арасында Аксубай районы да бар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Кама Тамагы районында эш сәфәре белән булды. Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать куәтен һәм аның үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү.
Яңа Чишмә районында кырларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, җирләрне туңга сөрү эшләренә тотындылар. Бу - киләчәк елда бөртеклеләрдән югары уңыш алуның иң мөһим агротехник чараларының берсе.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.