Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы  Президенты  сүзләре  буенча,   республиканың  агросәнәгать комплексы – икътисадның динамикалы  үсештә  булган   һәм   актив  рәвештә инвестицияләр  җәлеп  итүче секторы.  «Татарстанда    уннарча  терлекчелек  объектлары,  ашлык  амбарлары, элеваторлар,    теплица     комплекслары  төзү  һәм  аларны    модернизацияләү  дәвам  итә.    быел гына  да  бу  проектларга   15 млрд. сум  күләмендә   инвестицияләр  җәлеп  ителде», – дип  ассызыклады  ул. 

Бүген  авыл  хуҗалыгы югарытехнологияле  тармакка әверелде, дип  өстәде  Рөстәм Миңнеханов.   «Бүгенге  заманның  соңгы  казанышларын  төпле  итеп  куллану  республикага  сыйфатлы  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүне  арттырырга һәм  кырларны  тирәнтен  эшкәртергә  мөмкинлек  бирә», – диде ул.

Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре  көненә  багышланган  тантаналы  чара Казанда  «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел  ачу  комплексында  узды.    Аңа  тармак  ветераннары һәм  муниципаль районнарның,  агросәнәгать комплексының, азык-төлек    һәм эшкәртү  сәнәгате  предприятиеләренең, сервис  оешмаларының   хезмәт   алдынгылары  чакырылды. Тантанада  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе   Минтимер Шәймиев  катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International