7 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кырым Республикасы авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Министрлыкларның муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне исәпкә алу, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмаштылар.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 8 апрелендәге карары белән 2016-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясе расланган иде. Республикада хәзер 273 кулланучылар кооперативы бар. 2015 елдан башлап, 1 елдан күбрәк эшли эшләүче 43 кооператив үсеш өчен грантлар алдылар, аның гомуми суммасы 827 млн. сум тәшкил итә. 2018 елдан башлап, эш башлаучы кооперативларның матди-техник базасын үстерүгә, 1 ел эчендә теркәлү срогы белән, республика бюджетыннан 5 млн сумга кадәр грант бирелде. Мондый грантларны 27 кооперативалды, гомуми суммасы - 125 млн сум. Халыкны агарту эшләрен башкару һәм аңа мәгълүмати-консультатив хезмәтләр күрсәтү өчен “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ төзелде”, - дип сөйләде Марат Җәббаров.
Моннан тыш, чара кысаларында яклар максатчан укыту программасы, фән һәм мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Марат Җәббаров кунакларны Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган чараларда катнашырга чакырды. Эш сәфәре барышында шулай ук Кырым Республикасы делегациясе 8 октябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы эше белән дә танышачак.