Марат Җәббаров: Ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, без үзебезгә җитди бурычлар куябыз

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авылда,  кырларда,  фермаларда һәм эшкәртү  предприятиеләрендә  армый-талмый  эшләүче барлык  кешеләрне бәйрәм  белән  котлады.      «Сезнең авыр һәм бик  тә  мөһим   хезмәтегез нәтиҗәсендә  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  тотрыклы  үсеш күзәтелә һәм сезнең  фидакарь  хезмәтегез  республика иминлегенең  һәм  аның  үсешенең  нигезен  тәшкил  итә», - дип, ул  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәренә  мөрәҗәгать  итте.  

Бәйрәм  республика агросәнәгать комплексының  20 еллык  казанышлары  турындагы    фильмны  караудан  башланды.    «Тармакның  динамикалы  үсешенә барлык  игенчеләрнең  көндәлек тырыш хезмәте, тармакка республика җитәкчелегенең, шәхсән Сезнең,   Минтимер Шәрип улы һәм Рөстәм Нургали улы,   киңкырлы  ярдәмегез  нәтиҗәсендә   ирешә  алдык!   Шушы  барлык  еллар  дәвамында  агросәнәгать комплексын югары  идарәчел  талантка  ия,  бай  тормыш  тәҗрибәсе һәм перспективаны  алдан  күрә  белү  сәләте   булган Марат Готыф  улы  җитәкләде һәм  аңардагы  бу  сыйфатлар авыл  хуҗалыгындагы бүгенге  нәтиҗәләргә ирешүдә нык  ярдәм  итте», - диде  Марат Җәббаров.  

«Ирешелгәннәрдә  тукталып  калмыйча,  без  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру, яңа  инвестиция   проектларын гамәлгә ашыру, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең матди-техник  базасын  модернизацияләү  һәм яңарту, җитештерелгән  продукцияне  сату мәсьәләләрен  хәл  итү,  Хезмәт  кешеләренең  эш  шартларын  яхшырту  буенча  үзебезгә  җитди  бурычлар  куябыз.   Һәм  ТАССР төзелүнең  100 еллыгын   югары  күрсәткечләр белән     каршы  алырга  тырышачакбыз», - дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

«Корстон»ның  залларын  бүген  нәкъ менә “Хезмәт кешеләре” фотокүргәзмәсе  бизәде.    Фотографияләрдә гади  авыл  хезмәтчәннәре  үзләренең  көндәлек  эш  урыннарында төшерелгән, аларның  йөзләрендә  үз  һөнәрләре  һәм  яраткан  эшләре  өчен  горулык  чагыла.  

Министр авыл  хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы  ветераннарын     җылы  тәбрикләде  һәм аларның  һөнәри  осталыклары,  фидакарь  хезмәтләре  өчен  аларга үзенең  олы  рәхмәтен  җиткерде, гаиләләрендә  иминлек,  муллык, эшләрендә  зур  зурдан-зур уңышлар,  һәркайсына  нык  сәламәтлек  теләде.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International