Татарстан мелиораторлары эшенә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан югары бәя бирелде. Алар “Алтын көз -2019 “ 21 нче бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә төрле дәрәҗәдәге биш медаль алдылар.
12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын көз - 2019” агросәнәгать күргәзмәсе эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәсел һәм товар терлекчелеге өлкәсендәге казанышлары өчен алтын бүләк алды. Шулай ук татар атлары да аерым бүләкләргә ия булдылар. Ике кола айгыр да алтын бүләк алдылар.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
11 октябрьдә яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» унберенче республика телевизион конкурсына йомгаклар ясалды, аның финалы Татарстанның Алексеевск районында узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК тарафыннан оештырылды.
10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының төп сәхнәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы үсешен сыйфатлы мәгълүмати тәэмин итү өчен бүләк алды.
9 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Шимбә көнне, 12 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.