Марат Җәббаров Әгерҗе районының төзелә торган сөтчелек комплексларында булды

2025 елның 25 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында булды.

Тирсә авылында Марат Җәббаров «Нәүрүз» ҖЧҖенең 1688 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын карап чыкты. Агымдагы елның 6 аенда 6 мең тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача савым 25,5 кг тәшкил итә. Аннары министр хуҗалыкның 15 мең гектардан артык чәчү кырларын карап чыкты, шул исәптән хуҗалыкта 7,3 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы исәпләнә.

“Яңа авыл” авылында «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ 4000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра, ул 2028 елда файдалануга тапшырылачак. Сөтчелек комплексының проект куәте тәүлеккә 120 тонна булачак.

Шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, республиканың Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. «Кыр эшләренең бик җаваплы чоры башланды, урып-җыюны оештыруны аерым контрольдә тотуыгызны һәм янгын куркынычсызлыгына һәм хезмәтне саклауга зур игътибар бирүегезне сорыйм», - дип билгеләп үтте министр.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында «Собинагро Әгерҗе» ҖЧҖендә - 6000 башка, Сәетов Илнур Рәфис улы КФХсында - 700 башка һәм «Наҗар» ҖЧҖендә 600 башка исәпләнгән сөтчелек комплексларын төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Марат Җәббаров аларны гамәлгә ашыру турында предприятиеләр җитәкчеләре белән сөйләште.

Ул шулай ук «С.-Омга» ҖЧҖнең югары маржиналь культуралар - язгы рапс һәм техник киндер кырларын карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International