Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика буенча урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм терлекчелек тармагының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгаклар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Республиканың барлык районнары диярлек бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Башлыча көзге бодайны, шулай ук борчак, арпа һәм көзге арышны җыялар. Бүгенгә 82 мең га яисә планнан 7% чамасы суктырылган. 388 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - 47,3 ц/га.
Спас районында 10 мең гектардан артык ашлык суктырылган, Буа, Зәй, Сарман районнарында 5 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр җыелган. Алар беренчеләрдән булып урып-җыюга керештеләр. Бөртеклеләрдән иң югары уңыш Тәтеш районында - гектардан 68 центнердан артык. Кукмара һәм Мамадыш районнарында 65 центнерга якын суктырыла.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең ТР филиалы белешмәләре буенча, көзге бөртекле культураларның тамыр дымлылыгы әле югары - республика буенча уртача 26% чамасы. Моңа вегетация чорында дым белән яхшы тәэмин ителеш, минераль тукландыруның җитәрлек булуы һәм вакытында үсемлекләрне яклау чараларын куллану ярдәм итә.
4 районда көзге рапс җыю башланды. Барысы 16 мең га суктырасы була. Төп мәйданнар «Чистополье» холдингында тупланган - 15 мең гектардан артык. җыелган мәйданнардан уртача уңыш гектардан 30 центнер чамасы чыга. Бу культураның төп өстенлекләре - уңыш сабан рапсына караганда бер ярым-ике тапкыр күбрәк, корткычларга каршы көрәшкә чыгымнар азрак, җыеп алынганны гарантияле сату һәм уңыш җыю алдыннан финанс ресурсларын тулыландыру. Бүген рапсны сату бәясе -итоннасына 32 мең сум.
Ике-өч атнадан, урып-җыю эшләре иң югары ноктага җитә, көзге чәчүне башларга кирәк булачак. 2026 ел уңышы өчен көзге чәчү планы 502 мең га каралган.
Терлек азыгы әзерләү кысаларында бүгенгә 364 мең тонна печән (планнан 111%), 2 млн 523 мең тонна сенаж (ихтыяҗдан 77%) әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 19,5 ц азык туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 16,5 центнер булган.
Күпьеллык үләннәрне 2нче кат чаптыруга 38 район хуҗалыклары керешкән. Инде 78 мең га мәйданда чаптырылган. Шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары берьеллык үләннәр һәм катнаш азык җыялар. 40 муниципаль районда 83 мең га мәйданда чаптырылган, бу планнан 67%. Районнарда терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен азык әзерләү төгәлләнеп килә. Бүгенгә 518 мең тонна печән әзерләнгән яисә ихтыяҗга карата 114%, 2024 елдан күчкән азыкны исәпкә алып, халыкның азык белән тәэмин ителеше 129% тәшкил итә. Азык белән тәэмин итү буенча Алабуга, Саба, Кама Тамагы, Кукмара, Баулы, Теләче муниципаль районнары аеруча нәтиҗәле эшләде, аларда азык белән тәэмин ителеш 150% ан артык.
Министр шулай ук терлекчелек тармагының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгаклар ясады. Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн 166 мең тонна сөт җитештерелгән, чалу өчен тере үлчәмдә 235 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән. 2024 елга карата үсеш һәр күрсәткеч буенча 3% тәшкил итә. 830,4 млн йомырка җитештерелгән. Динамика - 104%, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 35 млн данә артык.
Быел 1825 башка исәпләнгән 6 сөтчелек комплексы сафка бастырылды. 20 мең сыерга исәпләнгән 23 инвестпроектны гамәлгә ашыру төрле стадияләрдә. Әлеге проектларны гамәлгә кертү исәбенә өстәмә рәвештә 100 мең тонна сөт булыр, дип көтәбез.
Республикада 6 айда сөт буенча гомуми үсеш 46 мең тонна булды, шуның 39 мең тоннасы яисә 85%ы дүрт районнан: Әтнә, Мамадыш, Минзәлә һәм Кукмара районнарыннан.