Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.
«Хәмитов Р.М.» крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә Марат Җәббаров Алексеевск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты һәм урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.
Сергей Демидов хәбәр итүенчә, урып-җыю эшләре башланган, уңыш яхшы булыр дип көтелә. Районда бөртекле һәм кузаклы культуралар 48,5 мең га мәйданны били. Бүгенге көнгә 3696 га мәйданда суктырылган, бу планнан 7,4% тәшкил итә, уңдырышлылык - 40,7 ц/га.
Шуннан соң министр Биләр авылында «Биләр тәвә кошлары» эко-фермасында глэмпинг эшчәнлеге белән танышты, аның территориясендә 27 төр хайван һәм кош яши. 2022 елда хуҗалык «Агротуризм» авыл туризмын үстерү программасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 8 млн сум грант алган. Бу акчаларга «өчпочмаклы йорт — шалаш» стилендәге өч йорт файдалануга тапшырылган, катлаулы юлларда йөри торган техника сатып алынган, территория төзекләндерелгән.
Аннары Марат Җәббаров «Алтын Дага» ат чабышларында булды. Биредә 1600 м дистанциягә катнаш канлы менге, юртак һәм татар токымлы ат чабышлары узды.
Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров «Родина» колхозының урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аның чәчүлек мәйданы 4100 гектардан артык, шул исәптән 1855 гектар бөртекле культуралар. Бүгенге көнгә тулаем җыем 900 тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - 45 ц/га.