Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында авыл территорияләрен саклау һәм үстерү буенча киң күләмле план гамәлгә ашырыла башлады. Ел башында җирле хакимиятләр муниципаль программа игълан иттеләр, аның нигезендә шәһәрдән авылга күченергә теләүчеләр йорт төзелешенә яки икенчел торак сатып алуга субсидия алырга мөмкин. Беренче 1,5 миллион сум Йосыповлар гаиләсе ясетына күчерелгән.
Илдар тумышы белән Башкортстаннан, эретеп ябыштыручы булып эшли, хатыны Фәнзия - Мамадыш кызы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмасы хезмәткәре.
Алар икесе дә Көек Ерыкса авыл җирлегендә эшкә урнашачаклар, шунда инде алар җир кишәрлеге сатып алырга да өлгергәннәр. Аларның гаиләсендә бер кыз һәм бер малай үсә. Кечкенә Илнурның аллергиясе бар, бу - Йосыповларның яшәү урынын экологик яктан чистарак урынга алыштырырга карар кылуларының бер сәбәбе.
Малмыжкада җәйге йорт, теплица һәм кош-корт тоту өчен каралты-куралар бар инде. Йосыповларга зуррак төзелешкә һәм бөтенләй авылга күченүгә тәвәкәллек итүгә җитәрлек акча булмау сәбәп булып торган. Программа буенча махсус комиссия документлар пакетын раслагач кына аларда барысы да яхшы буласына ышаныч арта, аннары Малмыжкага Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин үзе дә килеп китә.
"Мин бик шат! Программа документына үз идеямне биреп, Татарстан Рәисе каршында авыл территорияләрен саклау инициативасын яклый алган вакыттан башлап берничә ел узып китте, әмма бу юкка түгел. Мин бүген киләчәккә якты өметләр һәм планнар белән тулы бәхетле кешеләрне күрдем", - дип язды ул социаль челтәрләрдәге үз битендә.
Бүген муниципаль субсидия алуга чиратта Татарстанның 40тан артык гаиләсе чиратка басты. Мамадыш районына Чаллы, Түбән Кама, Казан, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр күченергә әзер. Татарстан өчен - бу пилот проект, аны финанслау район акчалары исәбенә башкарыла. Шул рәвешле район авылда кадрлар кытлыгын бетерергә һәм демографик вәзгыятьне яхшыртырга омтыла. Йосыповлар, мәсәлән, өченче бала турында уйлыйлар, киләчәктә хуҗалыкларын киңәйтергә һәм фермерлык белән ныклап шөгыльләнергә әзерләнәләр.
Яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, балалар сәламәтлеген ныгыту, репродуктив сәламәтлекне арттыру һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә.