Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветеран-юбилярлары Илсур Закировны һәм Рөстәм Мәрдановны котладылар.
Илсур Закиров быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күп еллар хезмәт эшчәнлеге чорында ул үзен тәҗрибәле һәм компетентлы хезмәткәр, үз эшенең остасы буларак күрсәтте. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта ул «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖендә генераль директорның терлекләрне карау һәм ашату технологиясе, аларны саклау, үрчетү, авырулардан профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли.
Рөстәм Мәрданов шулай ук үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында ул ТАССР Дәүләт агросәнәгатенең МТО бүлегендә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мобилизацион әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр (ЧС) секторы мөдире булып эшләгән. Ветеран икътисадның, гражданнар оборонасының мобилизацион планнарын эшләүне оештыруга һәм методик тәэмин итүгә һәм башка күп кенә чараларга аерым игътибар бирде. Үз эшен һәрвакыт вакытында, җиренә җиткереп һәм сыйфатлы башкарды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән юбилярларны министр урынбасары Гөлүс Баязитов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләре, һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Илсур Закиров һәм Рөстәм Мәрданов Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советының котлау хатларын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгеләрен алдылар.
Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Разил Сәетов, Наил Сабиров, Валерий Юнысов һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.