Бүген “Дәүләт сорт комиссиясе” («Госсорткомиссия») ФДБУнең Арча районындагы филиалы хуҗалыклары базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру чаралары комплексы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Гатиятов, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, әйдәүче агрономнар һәм инженерлар катнашты.
Киңәшмәне ачып, министр урынбасары Дмитрий Яшин кырлардагы вәзгыять турында сөйләде.
Семинар барышында терлек азыгы мәйданнарын яңа культуралар белән баету, Татарстан Республикасы шартларында көзге рапс үстерү технологияләре, туфракны известьлау мәсьәләләре һәм мелиорация буенча гамәлдәге программалар каралды.
Чарада катнашучылар шулай ук «Орлыкчылык» федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы (ФГИС) эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, корылык чорында сөрүлек җирләренең һәм бөртекле культураларның уңышын арттыру өчен туфракның дым белән тәэмин ителешенә идарә итүнең технологик алымнарын һәм туфракны төп эшкәртүгә таләпләрне тикшерделәр.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре Татарстан Республикасының барлык районнарында да диярлек алып барыла. Бүгенгә 307 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 47,2 ц/га.
Бүген Арча районына эш сәфәре кысаларында министр “Игенче” АФ” ҖЧҖенең көзге бодай кырларын карап чыкты. Чәчүлекләрнең торышын өйрәнгәннән соң, ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Предприятиенең бөртекле, кузаклы, техник һәм азык культуралары биләгән 11478 га чәчүлек мәйданы бар. Узган ел 22,7 мең тонна ашлык суктырылган.
Аннары программа буенча Марат Җәббаров “Кырлай” АФ” ҖЧҖенең бәрәңге кырларын карап чыкты, бәрәңге үстерү технологиясе һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Агрофирма составында барысы 9625 га чәчүлек җирләре бар, 1335 га бәрәңге, 170 га яшелчә утыртылган. Моннан тыш, чәчүлекләрне бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар били.
Шулай ук “Кырлай” АФ” ҖЧҖ хуҗалыгында соңгы елларда җитештерү объектлары актив ттөзелә: 2023 елда 600 башка исәпләнгән беренче этап сөт комплексы төзелгән, 2 этап – 600 башка. Бүгенге көнгә Иске Иябаш авылында 600 башка исәпләнгән өченче этапны төзи башлаганнар. Сөтчелек комплексы барлыгы 1800 баш сыерга исәпләнгән.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов туфрак эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы техникасына характеристикалар һәм комплекслы сыек ашлама кертү турында сөйләде. Марат Җәббаров белән бергә алар Арча районында урып-җыю техникасы паркын карадылар һәм “Игенче” АФ” ҖЧҖенең алдынгы хезмәткәрләрен - ашлык суктыруда быел югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләделәр.