Балалар тууны арттыру буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы үткәрелә.
Конкурсның төп максатлары гаиләләре булган хезмәткәрләргә ярдәм итүнең иң яхшы практикаларын ачыклаудан, һөнәри һәм гаилә бурычларын алып баруны яхшыртудан, шулай ук мондый хезмәткәрләрнең хезмәт һәм һөнәри потенциалын ачуга ярдәм итүдән гыйбарәт. Бу республикада демографик вәзгыятьне яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук Татарстан Республикасында оешмалар җитәкчеләрен балалы хезмәткәрләр өчен уңайлы социаль-хезмәт шартлары булдыруга этәрү бурычы да куела.
Конкурста катнашуга, милекчелек, оештыру-хокукый рәвешләренә, нинди тармакка каравына һәм башкарыла торган икътисадый эшчәнлекнең төрләренә бәйсез рәвештә, барлык оешмалар кертелә.
Конкурс буенча сайлап алу 6 категорияне үз эченә алган 2 номинация буенча үткәрелә.
Конкурсны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.
Чарада катнашу бушлай.
Катнашу өчен гаризаны һәм документларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына кәгазьдә килеш почта элемтәсе аша яисә онлайн рәвештә электрон почтага: mtsz@tatarstan «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсына документлар» тамгасы белән 2025 елның 16 августтыннан 15 октябренә кадәр җибәрергә мөмкин.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында: (https://mtsz.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-luchshaya-korporativnaya.htm)