Казанда “Россия кыры – 2025” гомумроссия форумы узачак

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Казанда 20-21 август көннәрендә “Россия кыры - 2025” («Русское поле – 2025») гомумроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узачак. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Илкүләм орлык альянсы оештыра. Чарага әйдәүче галимнәр, бизнес һәм аграр белем бирү вәкилләре җыелачак.

Форум Россиядә селекцине һәм орлыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм стратегик перспективалары буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булачак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут үткәрәчәк пленар утырыш төп вакыйга булачак. Анда селекция һәм орлыкчылык өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Чара кысаларында тематик түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырылган. Катнашучылар шулай ук демонстрацион кырларда Россия селекциясенең перспективалы сортлары һәм авыл хуҗалыгын алып баруның инновацион ысуллары белән таныша алачак.

Форумда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Төгәлрәк мәгълүмат - сайтта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International