Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чүпрәле муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе үткәрде.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» бренды астында чыгарыла торган эремчек десертлары ассортиментын киңәйтте. Предприятие чия-маскарпоне тәме белән йомшак эремчек чыгара башлады. Аның составында: нормальләштерелгән сөт, сөт әчеткеч микроорганизмнар һәм тәмләткеч өстәмәләр - туңдырылган чия кисәкләре һәм майлы сыр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Марсель Мәхмүтов, Рафаэль Фәттахов, Рөстәм Гайнуллов, Гелүс Баязитов, шулай ук муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы идарәләре башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 5 апрелендәге 203 номерлы карары нигезендә 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылуы турында хәбәр итә.
Иртә яздан азот белән тукландыру - көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә азотлы ашламалар куллануның иң югары нәтиҗәле ысулы, ул иртә яздан ян сабаклар җибәрү фазасында үткәрелә. Шул вакытта бер гектарга 1 кг азотлы ашлама кертүның файдасы азотны чәчүгә кадәрге кертүгә караганда ике тапкыр югарырак һәм ашлык 10 - 20 кг күбрәк була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасында өзеклекләр килеп чгу сәбәпле, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итүнең срогы 2024 елның 27 апреленә кадәр озайтылуы турында хәбәр итә. Суммалар түбәндәгечә каралган: хуҗалыкта тотыла торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыер өчен - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 4 мең сум; ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү имзаланганда, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 6 маендагы 574 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә төзелеш, капиталь ремонт, хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең тарату челтәрләреннән тыш) яисә каты калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын реконструкцияләүгә бәйле чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 7 маендагы 424 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә аларның территориясендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга эшләрнең смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү өлешендә проект документациясен экспертизага җибәрү өчен СНТ исемлеген булдыру максатларында, югарыда күрсәтелгән программаларда катнашу турындагы белешмәләрне, эшләрнең смета бәясен күрсәтеп, СНТ урнашкан муниципаль районның Башкарма комитетына яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә тапшырырга кирәк.
Казан дәүләт энергетика университеты булачак абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен 20 апрельдә үз ишекләрен ача.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов эш сәфәре белән Баулы муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде.