Татарстан Республикасында 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта узачак.
Казанда «Салават күпере - 2» территориясендә дә беренче тапкыр ярминкә узачак, ул Әлфия Авзалова ур., 15 йорт адресы буенча була.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора. Шәһәр халкына арзанрак бәяләрдән төрле продуктлар: кош-корт ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Казан шәһәрендә Аграр ур., 2 адресы буенча: Татарстан Республикасы Саба, Балтач, Арча, Кукмара муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Липатов ур., 7 адресы буенча: Әлки һәм Аксубай муниципаль районнары җитештерүчеләре булачак.
Хөсәен Ямашев проспекты, 71а адресы буенча: Татарстанның Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары продукциясе сатылачак.
Ленинград ур., 27 - Питрәч һәм Биектау муниципаль районнары.
Краснококшайский ур., 150/2 адресы буенча («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта): Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продуктларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк.
Батыршин ур., 20 адресы буенча: Буа һәм Чүпрәле районнары продцкциясе булачак.
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә: Татарстан Республикасының Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарыннан фермер продукциясе сатып алырга мөмкин булачак.
Җиңү проспекты, 46В адресы буенча: Алексеевск һәм Лаеш районнары җитештерүчеләре продукциясе сатылачак.
Ә.Авзалова ур., 15 адресы буенча: Татарстанның Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнары продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә Садовый ур., 9 адресы буенча: Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Яшел Үзән районы үз продукциясен «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында тәкъдим итәчәк.
Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай ур., 16 адресы буенча һәм Чулман проспектында: Сарман, Мөслим, Тукай һәм Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе районнары продукциясе сатылачак.
Түбән Кама һәм Зәй районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә һәм Түбән Кама шәһәрендә «Комета» үзәк базары һәм Бызов базары мәйданчыкларында сатачаклар.
Шулай ук ярминкәләрдә «Буа шикәре», «Майский» теплица комбинаты», «Татагролизинг», «Красный Восток» агросәнәгать комплексы предприятиеләре, «Яратель», «Ак барс», «Пестречинка», «Казан тегермәне», «Кырлай» агрофирмасы һәм башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкәләр 2025 елның 28 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) булачак.