Туфракның уңдырышлылыгын арттыру - киләчәккә кертем ул

2025 елның 13 сентябре, шимбә

Туфракның уңдырышлылыгын арттырмыйча бүген тотрыклы һәм табышлы үсемлекчелеккә ирешеп булмый. Уңдырышлылыкны саклап, без ике бурычны хәл итәбез, болар: үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм киләсе буыннар өчен туфракның куәтен саклау.

«РосАгрохимхезмәт» («РосАгрохимслужба») ФДБУ Татарстан Республикасы туфрагының уңдырышлылыгына мониторинг үткәрә, шулай ук аны саклау һәм арттыру буенча заманча проектларны гамәлгә ашыра.

Агымдагы елда бу Хезмәт тарафыннан 35210 гектардан артык мәйданда известьлау буенча 166 проект эшләнгән. Әче туфракны известьлау туфракка комплекслы мелиоратив йогынты ясый, бу аның агрофизик, агрохимик, микробиологик һәм фитосанитар сыйфатларын яхшырта, нәтиҗәдә, бу авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында известьланган мәйданнар башка төбәкләр арасында иң күбе һәм бөтен Россия буенча известьлаанган мәйданнарның 25%ын тәшкил итә. Эшләрне башкару сыйфаты техниканы мониторинглау һәм күчмә авторлык күзәтчелеге программалары ярдәмендә филиал хезмәткәрләре тарафыннан тикшереп торыла.

Уздырыла торган агрохимик тикшеренүләр нигезендә уңдырышлылыгы кимегән мәйданнар ачыклана. 2025 ел башына Татарстан филиалының тикшерү зонасы буенча мондый кырларның гомуми күләме 21,4 мең га тәшкил итте (2020 елда 27,3 мең га иде). Соңгы 2 елда туфракның уңдырышлылыгы кимегән мәйданнарда туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча 34 проект эшләнде.

Филиал белгечләре туфракны савыктыру өлешендә Буа районының «Авангард» ҖЧҖендә һәм Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы культуралары уңышының кимү сәбәпләрен ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эшләре уздырдылар. «Авангард» ҖЧҖендә туфракны һәм үсемлекләрне тикшерү нәтиҗәләре туфракта, тамырларда һәм үсемлекләрнең үзләрендә көчле һәм уртача патогенлы гөмбәләрнең булуын күрсәтте, бу уңыш кимүгә төп сәбәп булып тора. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, нәкъ менә микробиологик һәм агрохимик тикшеренүләр симбиозында уңышны югалту сәбәпләре ачыклана. Комплекслы анализ нәтиҗәләре буенча җентекле хисап әзерләнде, анда туфракның агрохимик һәм микробиологик параметрларын төзәтү чаралары тәкъдим ителгән.

Метеорология станцияләре урнаштыру шулай ук туфракның уңдырышлылыгын мониторинглау һәм үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча мөһим чишелешләрнең берсе булып тора. Һава шартлары турында төгәл мәгълүмат булу аграрийларга корткычлар һәм авырулар барлыкка килүен фаразларга, үз эшләрен көйләргә, культураларны үстерү өчен шартларны яхшыртырга, кыр эшләрен нәтиҗәле планлаштырырга мөмкинлек бирә. Иминият очраклары буенча бәхәсләр барлыкка килгәндә метеостанцияләрдән алынган белешмәләр белән аны раслау мөмкинлеге була. «РосАгрохимхезмәт» («РосАгрохимслужба») ФДБУнең Әлмәт һәм Татарстан филиаллары тарафыннан Апас муниципаль районының «Апас Мол» ҖЧҖендә, Әтнә муниципаль районының "Ленин ис.нәсел заводы" ҖЧҖендә, Лениногорск районының «Август-Лениногорск» ҖЧҖендә һәм Яңа Чишмә муниципаль районының «Чистай» АФ ҖЧҖендә 4 Сокол-М1 автомат метеорология станциясе урнаштырылды һәм куллануга кертелде.

Шуңа бәйле рәвештә, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру өчен белгечләр агымдагы көзгә түбәндәге чараларны тәкъдим итәләр: туфракка, норма буенча гектарга 5-10 кг азот исәбеннән азотлы ашламалар кулланып, вакланган салам, камыл һәм үсемлек калдыклары кертергә; сидераль культуралар чәчәргә; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 31 октябрендәге 1940 номерлы карары белән расланган Терлекчелекнең калдык продуктлары белән эш итү таләпләре нигезендә компостлаштырылган калдык продуктларын кертергә.

Агрохимик тикшеренү, известьлау, туфракның уңдырышлылыгын арттыру, туфракны һәм үсемлек калдыкларын комплекслы анализлау буенча проектлар эшләү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре «РосАгрохимхезмәт» («РосАгрохимслужба») ФДБУнең Татарстан филиалына мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International