Казанда «Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәге»нең 65 еллыгына багышланган «Агросәнәгать комплексы өчен биологик, токсикологик һәм радиацион иминлекнең актуаль мәсьәләләрен инновацион хәл итү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Евгения Белошапка, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ директоры Данил Мингалиев катнаштылар. Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары - Статс-секретарь Максим Увайдов тоташтырылды.
Кунаклар шулай ук Казанда фәнни-инновацион үзәкне ачу тантанасында катнаштылар.
Фәнни-инновацион үзәк биология һәм ветеринария өлкәсендә нигези һәм гамәли характердагы фәнни-тикшеренү эшләрен уздыру өчен махсуслаштырылган мәйданчык булып тора. Клиникага кадәр яңа тикшеренүләр үзәге ветеринариядә кулланыла торган оригиналь һәм импортны алыштыра торган дару чараларының һәм азык өстәмәләренең иминлеге буенча тикшеренүләр уздырырга, аларны куллануга кертү өчен ветеринария препаратларын сынау лабораториясен аккредитацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
“Дәүләт бурычы - безнең терлекчелек чит ил ветеринария препаратларына, диагностика җыелмаларына һәм башкаларга бәйле булмасын өчен эпизоотик иминлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү”, - диде Максим Увайдов.
Аның әйтүенчә, хайваннарда була торган аеруча куркыныч авырулар буенча үзебезнең ил препаратлары белән тулысынча тәэмин ителеш бар. "Башка юнәлешләр буенча да бездә тәэмин ителеш проценты яхшы - 80-90%. Әмма алга таба эшләргә, камилләштерергә һәм яхшыртырга кирәк нәрсәләр бар әле. Шул исәптән бүгенге конференция дә киләчәктә безнең тармакны үстерерлек инновацион чишелешләр табарга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте ул.
Фәнни үзәк токсикология, молекуляр биология һәм йогышлы патология өлкәсендә нигези һәм гамәли тикшеренүләр алып бара. Ул катгый санитария-эпидемиология таләпләренә туры китереп төзелгән һәм микроорганизмнар белән эшләү өчен имин шартлар тәэмин итә, фәнни-тикшеренү эшләрен башкару өчен кирәкле заманча җайланмалар белән җиһазландырылган һәм анда йогышлы хайваннарны тоту өчен аерым урыннар булдырылган, бу лаборатор хайваннарда комплекслы тикшеренүләр уздырырга мөмкинлек бирә.
“Бурычлар бик күп, яңа препаратлар, яңа юнәлешләр булдыруда гына түгел, ә терлекчелек тармагын үстерү буенча да зур бурычлар тора, институтның да төрле юнәлешләр буенча мөмкинлеге зур”, - диде Евгения Белошапка.
Марат Җәббаров әйтүенчә, бүгенге көнгә мөһим бурычлар түбәндәгеләр: «Булган фәнни-мәгариф куәтне саклап калу һәм арттыру, традицияләр, тәҗрибә дәвамлылыгын тәэмин итү һәм илнең башка фәнни учреждениеләре белән бергәләп, ветеринария белән тәэмин ителеш системасын һәм агросәнәгать комплексында биоиминлекне ныгытуга ярдәм итә торган өстенлекле юнәлешләрне үстерү», — дип билгеләп үтте ул.
«ФЦТРБ — ВНИВИ» быелдан «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Ветеринария препаратлары» федераль проектында катнаша һәм авыл хуҗалыгы хайваннарында аеруча киң таралган социаль һәм икътисадый әһәмиятле йогышлы авыруларны профилактикалауга һәм аларның таралу ихтималын киметүгә юнәлдерелгән, импортны алмаштыру куәтенә ия нәтиҗәле һәм куркынычсыз ветеринария препаратларын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен югары технологияле җайланмалар сатып ала.
Конференциягә Санкт-Петербург, Омск, Обнинск, Покров, Владимир шәһәрләтреннән, Дагыстаннан, Курск, Ставрополь, Краснодардан һәм якын чит илләр - Белоруссия һәм Казахстаннан катнашучыларның 200дән артык эше тәкъдим ителде.
Конференция кысаларында «Хайваннарның аеруча куркыныч һәм социаль әһәмияткә ия авырулары» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда иммунопрофилактиканың актуаль бурычлары, хламидиозларны диагностикалау һәм специфик профилактикалау, бруцеллезны профилактикалау өчен биологик препаратлар эшләү һәм камилләштерү, эпизоотик иминлек, хайваннарда вируслы инфекцияләрне профилактикалау, түләмә авыруына (сибирская язва) эпидемиологик күзәтчелек итүнең актуаль аспектлары, хайваннарда туберкулез авыруы һәм ветеринария чараларын оештыруны норматив-хокукый җайга салу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.