Марат Җәббаров беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше белән танышты

2025 елның 13 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта уза.

Казанда «Салават күпере - 2» территориясендә Әлфия Авзалова ур., 15 йорт адресы буенча беренче тапкыр ярминкә узды. Анда яшәүчеләр белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды. Ул шулай ук Юдино һәм Осиново ярминкә мәйданчыкларының эше белән танышты.

Марат Җаббаров, Министрлык продукциягә базар бәяләрен мониторинглау буенча эш алып барды, шуннан чыгып ярминкә бәяләре тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте. 

"Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә товарларга бәяләр базар бәясеннән уртача 5-30%ка арзанрак булачак", - диде Марат Җәббаров.

Мәсәлән, кибетләрдә сөякле сыер итенең уртача бәясе - 700 сум, базарларда - 625 сум, ә ярминкәләрдә мондый ит 550 сум торачак. Кибетләрдә атланмайның уртача бәясе - 896 сум, базарларда – 811,8 сум, ә ярминкәләрдә 750 сум булачак. Кибетләрдә кош итенең уртача бәясе - 182,4 сум, базардлара - 250 сум, ярминкәләрдә – 175 сум. Бүген кибеттә онның уртача бәясе - 45 сум, ә шәһәр базарларында - 44,7 сум, ярминкәләрдә он 27,5 сумнан сатылачак. Бәрәңге, кишер, чөгендер өчен тәкъдим ителгән бәя - 25 сум.

Ярминкәләр фермер продукциясен сатуга ярдәм итүгә һәм аны кулланучыга турыдан-туры сатуны оештыруга юнәлдерелгән, бу җитештерүчеләргә арадашчыларсыз эшләргә һәм Татарстан Республикасы халкын югары сыйфатлы продукция белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм итү өчен республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора.

Алып-сатарларны булдырмас өчен һәр ярминкә мәйданчыгына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән. Моннан тыш, белгечләр китерелгән продукциягә тәкъдим ителгән бәяләрне тикшереп торачаклар, Ветеринария хезмәте һәм Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) белгечләре сатыла торган продукциянең сыйфатын тикшереп торачаклар.

Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International