Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык суктырылган

2025 елның 12 сентябре, җомга

Барлык районнарда бөртекле ашлык җыялар, бүгенге көнгә 4 млн 150 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 38,7 ц/га. Узган көнне Татарстан Республикасы буенча 50 мең тонна авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.

Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңыш гектардан 51 центнер чыга. Шул исәптән Әтнә районында уңыш гектардан 49,0 центнер тәшкил итә. Татарстанның ике районында уңыш гектардан 47,8 центнер чыга, болар - Аксубай һәм Кукмара муниципаль районнары. Балтач һәм Мамадыш районнары да алардан калышмыйлар, аларда уңдырышлылык - 46,7 ц/га һәм 45,1 ц/га.

Бөртекле культуралар җыюны Аксубай муниципаль районы төгәлләде, анда 115 мең тонна ашлык суктырылган.

Урып-җыю кампаниясен Спас, Саба һәм Кайбыч муниципаль районнары да төгәлләде диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International