Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь базасында Татарстан Республикасында соя үстерү һәм аны арттыру мәсьәләләре буенча «Сояның продуктивлыгын арттыру: проблемалар, чишү юллары» темасына семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев, «Татагрохимсервис» АҖ генераль директоры Раилә Кәлимуллина, Татарстан хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Марат Җәббаров әйтүенчә, соя республика өчен иң табышлы культураларның берсенә әверелеп бара һәм аны үстерү мәйданнары арта. «10 ел элек соя мәйданы 1,5 мең га тәшкил итә иде, ә быел бу культура 62 мең гектарда чәчелгән. Узган ел белән чагыштырганда мәйданнар 2 тапкырга диярлек арткан. Бу мәйданчык фән һәм бизнес хезмәттәшлеге үрнәге булып тора һәм әлеге культураны җитештерүнең технологик чишелешләрен табарга мөмкинлек бирәчәк, алга таба ул Татарстан Республикасы өчен традициягә әвереләчәк», — диде ул.
Мәйданчыкта сояның 66дан артык сорты, биологик препаратлар белән яклау һәм эшкәртүнең 6 авторлык схемасы, Россия җитештерүчеләреннән сояны инокуляцияләүнең 9 төре, шулай ук карбамид-аммиак катнашмаларын куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Семинар барышында катнашучылар селекция, орлыкчылык һәм соя сортларын үстерү агротехникасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук алар сояның уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыру мәсьәләләре хакында да актив рәвештә фикерләштеләр. Татарстан климат шартларына яраклы сортлар сайлауга, шулай ук үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан яклауның нәтиҗәле схемаларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев институтның соя селекциясе өлкәсендәге соңгы казанышлары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, галимнәр тискәре һава шартларына чыдам һәм югары уңыш бирә торган яңа сортлар булдыру өстендә эшлиләр. Шулай ук ул соя җитештерүдә алдынгы технологияләрне кертү өчен фән һәм бизнес хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады.
Катнашучылар семинар азагында Татарстан Республикасында соя үстерүнең перспективасы зур булуына ышаныч белдерделәр. Алар соя үстерү технологияләрен тагын да камилләштерергә, белгечләрнең квалификациясен күтәрергә һәм фәнни учреждениеләр белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәклеген билгеләп үттеләр.