Татарстан делегациясе «Алмашу мәйданчыгы» 40нчы махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Бүген Оренбург шәһәрендә «Алмашу мәйданчыгы» 40нчы махсуслаштырылган күргәзмә-форумы старт алды. Ул 12 сентябрьгә кадәр узачак һәм Россиянең 15 төбәгеннән 130дан артык компанияне берләштерә. Чара Оренбург өлкәсе Хөкүмәте һәм Оренбург өлкәсенең Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгы тарафыннан оештырылган.

Татарстан Республикасы делегациясенә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүче белгече Эльвир Батыршин, «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре керде.

Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек, үсемлекчелек һәм азык-төлек сәнәгате өчен җайланмалар, шулай ук продукцияне саклау һәм төргәкләү өчен эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Урам мәйданчыгында 20 предприятие катнаша, алар 90 бер. авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтәләр.

Форум кысаларында 170 спикер катнашында цифрлы технологияләр кертү, өстенлекле илләр базарларына продукция экспортлау, терлекчелекне һәм сарыкчылыкны үстерү, орлыкчылык селекциясе, Россия авыл хуҗалыгы машиналары төзелешен үстерү, үсемлекләрне яклауның заманча чараларын кертү, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме, ветеринария дарулары әзерләү һәм җитештерү мәсьәләләре буенча 26 секция узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International