Кукмара районының утыз гаиләсенә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча яңа йортлардан ачкычлар тапшырылды

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров 1664нче сайлау участогында булды, анда ул Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең барышы белән танышты.

Аннары Кукмара муниципаль районы башлыгы Кубогына мини-футбол буенча турнирын ачуда, Җиңү паркын һәм бертуган Родигиннарга һәйкәл ачуда катнашты.

Шуннан соң Камышлы авылында яшәүчеләргә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча төзелгән шәхси торак йортлардан ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Биредә 2394 кв.м торак файдалануга тапшырылды, 30 гаилә торак белән тәэмин ителде.

"Безнең дүрт балабыз бар. Безгә, әлеге программада катнашып, яңа йортка күчү бәхете тиде. Ходай безгә бу матур йортта шатланып, бәхетле булып яшәргә насыйп итсен", - диләр Фидания һәм Рәмис Шәяхмәтовлар.

Сәфәр кысаларында Марат Җәббаров шулай ук «Ялкын» яшьләр үзәгендә Кукмара районы яшьләре белән очрашты. Аның әйтүенчә, Кукмара җире хезмәт сөючән аграрийлары һәм мул уңышлары белән генә түгел, ә күпсанлы спорт традицияләре белән дә дан тота.

"Сез биредә яшәвегез белән бик бәхетле! Барысы да сезнең үзегездән тора, сезнең сайлау мөмкинлегегез бик зур!"- дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International