Бүген Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле лицеенда заманча агротехнологик класслар ачылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Чистополье» агрохолдингы ярдәме белән биредә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар резервы әзерләнәчәк.
Проект «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, «Чистополье» ХК генераль директоры Наил Залаков, Казан дәүләт аграр университетының һөнәри юнәлеш үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова һәм Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы директоры Әнәс Нуруллин катнашты.
«Агротехкласслар - иртәгәге көндә авыл хуҗалыгының терәге булачак, яңа чишелешләр кертәчәк һәм республиканың һәм илнең азык-төлек иминлеген ныгытачак яшь буынга инвестиция кертү ул», - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.
2025 елда Татарстан Республикасы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керде. Аның кысаларында «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырылачак, аның төп бурычлары - модернизацияләү, объектларны җайланмалар белән тәэмин итү, фәнни хезмәткәрләргә торак төзү, агрокласслар булдыру һәм фәнни хезмәткәрләргә кызыксындыру түләүләре. Агымдагы елда республика территориясендә барлыгы 20 агротехкласс булдыру планлаштырыла, аларда 550 кеше белем алачак.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Зирекле лицееның 8-11 сыйныф укучылары «Генетика һәм үсемлекләр селекциясе» юнәлеше буенча профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнәчәкләр. Агротехкласслар төзү өчен инвестор 6,3 млн. сум керткән. Шуның ярдәме белән укучылар заманча технологияләрдә үзләрен сынап карый алачаклар һәм агросәнәгать комплексында булачак һөнәрләренә беренче адымнарын ясый алачаклар.
«Чистополье» агрохолдингы капиталь ремонт өчен акча бүлеп биргән һәм химия, физика, математика һәм биология кабинетларын заманча җиһазландырган. Хәзер укучылар һәм укытучылар карамагында - заманча микроскоплар, Интернетка чыга торган интерактив такталар һәм биологик тикшеренүләр өчен уникаль микроклональ лаборатория.
Агроклассларның уку программасы стандарт мәктәп программасы кысаларыннан шактый чыга. Укучылар биология, математика, физика һәм химия фәннәрен тирәнтен өйрәнәчәкләр, ә алган белемнәрен шунда ук практикада кулланачаклар.
Катлаулы фәннәрне алып баручы педагогларны мотивацияләү өчен махсус кызыксындыру түләүләре каралган.
Зирекле лицее, аграр университет, авыл хуҗалыгы техникумы һәм «Чистополье» агрохолдингы арасында хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешүне имзалау проектның мөһим элементы булды.
Бу өзлексез белем бирү чылбырын булдыра: мәктәп – техникум/югары уку йорты – эш бирүче. Әлеге программада беренчеләрдән булып 27 укучы катнашты, алар инде укый башладылар.