Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәне ачты. Күргәзмә Лаеш районында уза һәм 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
Балтач районында кыр эшләренең алдынгыларын абсолют батырын котладылар һәм сабан бәйрәме мәйданчыгында ук бүләкләделәр.
Тиздән, 2 июльдә, кыр форматында иң зур күргәзмә - «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ - 2020» ачыла. Ул Лаеш районында 4 июльгә кадәр барачак.
Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. Әйтик, 2020 елның 29 июненә оператив белешмәләр буенча Татарстан Республикасының күпчелек районнары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны төгәллиләр.
Без атна саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Аксубай районының Яңа Александровка авылыннан Сергей Щекин.
Апас районында «Алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш, Зеленодольск, Апас районнарыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.
Бүген Марат Җәббаров район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә Чистай районының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты.
Бүген Чистай районында терлекчелек буенча ачык һавада чираттагы зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.