Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культуралар чәчүлекләре мәйданнарын арттыру планнары турында фикерләштеләр

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек өлкәсендә эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «Контроль сәгате» форматында чираттагы киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде, ул «Орсис-Агро» ҖЧҖ, «Био-Агро» ҖЧҖ һәм «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Чистай» агрофирмасы ҖЧҖ кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең бу елга якынча йомгаклар һәм игенчелек тармагын алга таба үстерү планнары турындагы чыгышларын тыңлады. Киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр үз эшчәнлекләрен башкара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

Башкарылган эшкә йомгаклар һәм предприятиенең алдагы үсеш планнары белән «Био-Агро»ның икътисад һәм финанс буенча директоры Алмаз Хәсәнов уртаклашты. Ул агрофирмаларның - «Био-Агро» ҖЧҖенең һәм «Волга-Селект» ҖЧҖенең игенчелек тармагына технологик аудит турында сөйләде. «Био-Агро» предприятиесе тарафыннан Чирмешән районының 23,3 мең га чәчүлеге эшкәртелә, «Волга-селект» ҖЧҖ Аксубай (16 мең га) һәм Чистай (7,7 мең га) районнарында 23,7 мең га чәчүлек җирләрен эшкәртә.

2021 елда «Био-Агро» ҖЧҖендә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләрен - 14759 гектардан 15501 гектарга кадәр арттыру, шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләрен 2020 елдагы 12264 гектардан 14157 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла.

Кырларда 2360 га (парның 68%ы) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (4302 тонна), 4300 га мәйданда (әче туфраклы мәйданның 17% ы) әче туфракны известьлау, 2 стационар эретмә җайланмасын төзү, үзйөрешле сиптергечләр сатып алу, гектарга 82,4 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 136000 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны гектардан 31,3 центнерга җиткереп) планлаштырыла.

«Орсис-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Таврин, Түбән Кама районында 11 мең гектар чәчүлек җирләре эшкәртелә, дип сөйләде.

2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 4931 гектардан 5500 гектарга кадәр арттыру, шулай ук 450 гектарда (пардан 90%) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (50 тонна), 399 гектарда (мәйданның 20%ы) күпьеллык үләннәр чәчү, 100 га мәйданда (әче туфраклы мәйданның 2,5%ы) әче туфракны известьлау, гектарга 120 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 43600 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны гектардан 40 центнерга җиткереп (2020 елга карата +1505 тонна) планлаштырыла.

«Чистай» агрофирмасы инвесторы Альберт Хөснуллин хәбәр итүенчә, компаниянең чәчүлек мәйданы 19 мең га тәшкил итә. Чистай районы җирләре эшкәртелә. Предприятие бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданын агымдагы елдагы 9816 гектардан 2021 елда 11846 гектарга кадәр арттыруны планлаштыра. Шулай ук техник культуралар чәчүлекләрен 2020 елдагы 2973 гектардан 2021 елга 3038 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, бу көнбагыш чәчүлекләрен 481 гектардан 503 гектарга кадәр арттыру исәбенә башкарыла.

Шулай ук 1200 гектарда сидераль культуралар чәчү (парның 58%ы), орлык материалын яңарту (950 тонна), 650 гектарда күпьеллык үләннәр чәчү (барлык мәйданның 48%ы), 2000 га мәйданда (әче туфраклы мәйданның 30%ы) әче туфракны известьлау, гектарга 170 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 1стационар эретмә җайланмасы төзү һәм 58 259 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны гектардан 33,5 центнерга җиткереп, (2020 елга карата+6162 тонна) планлаштырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре анализланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстанда эшләүче инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматындагы киңәшмәләр сериясен дәвам итү планлаштырыла. Министрлык агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын эшләгәндә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә ала. Шулай ук мондый хезмәттәшлек форматы районнарда килеп туган вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга җиткерергә мөмкинлек бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International