Республика аграрийлары махсуслаштырылган белем алу платформасында актив теркәләләр

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Аграрийлар «Агрополия» мәгълүмат платформасында реаль вакыт режимында АПК өлкәсендә белем алырга һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бөтен үзенчәлеген өйрәнә алалар. Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге базасында эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирәчәк.

"Бердәм белем бирү платформасы эре предприятиеләр, зур булмаган фермер хуҗалыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар белгечләрен дистанцион укыту өчен билгеләнгән. Беренче дәрескә Татарстан районнарыннан 100 кеше килде", - диде РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин. Шулай ук РИВЦ генераль директоры билгеләп үткәнчә, бүгенге заманда үз белемеңне даими рәвештә тулыландырып торырга кирәк, шул ук вакытта белем алу сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, «Агрополия» мәгълүмат платформасында дәресләрне үзең өчен уңайлы теләсә кайсы вакытта карарга мөмкин, моның өчен Интернетка керү генә кирәк. Бүгенге көндә ике уку форматы бар: түләүле - бәясе 3,5 ай өчен 3 меңнән 8 мең сумга кадәр һәм түләүсез.

 Онлайн мәктәп агробизнес өчен дөньяның теләсә кайчы читендә белем алырга мөмкинлек бирә. Курслар кысаларында нәтиҗәле сөт терлекчелеген, хаталар ясамыйча умартачылык белән шөгыльләнүне, төгәл игенчелек технологияләрен, биологияләштерүне һәм нәтиҗәле орлыкчылыкны үзләштерергә, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне ничек сертификацияләргә һәм «Меркурий» системасы белән эшләргә өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, персонал белән идарә итәргә, бизнес-процессларны җайга  салырга, нәтиҗәле командалар булдырырга һәм, әлбәттә инде, цифрлаштыру һәм бизнес-аналитикага өйрәнергә була.

Мәктәп мөгаллимнәре арасында илнең төрле почмакларыннан үз тармаклары буенча экспертлар бар, бу башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы практикаларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Планда – мәктәпне федераль дәрәҗәгә күтәрү!

Түләүсез дәрескә теркәлегез!

Консультация алу өчен телефон: 8 800 550 24 41.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International