Рөстәм Миңнеханов:безнең уртак бурыч – АПКны югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

«Республикада миллионлап кеше авыл җирендә яши. Без авылда, шул исәптән республика программалары кысаларында да, тормыш сыйфатын күтәрү буенча зур эш башкарабыз. Авыл - ул яшәү рәвеше, үзенчәлекле мәдәният һәм тормыш рәвеше. Биредә традицияләр, гореф-гадәтләр һәм туган тел саклана. Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы икътисад өчен мөһим тармак булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында.

Гомумән алганда, 2020 ел авыл хуҗалыгы өчен уңай булды. Республикада 12 ел аралыгында рекордлы бөртекле уңыш җыелган – 5,5 млн. тоннага якын (5,45 млн. тонна). Муниципаль берәмлекләрдән иң беренче булып Әтнә районы бөртеклеләрне җыюны төгәлләде. Республиканың иң яхшы хуҗалыклары:Актаныш районыннан “Нур Баян исемендәге” предприятие, Азнакай районыннан “Азнакай” хуҗалыгы һәм Буа районыннан “Авангард” компаниясе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Зәй районыннан иң яхшы комбайнчы Илдус Фәтхуллинны һәм Әлки районының «Хузангай» компаниясеннән иң яхшы механизатор Илгиз Гыйниятовны да билгеләп үтте. Алар адресына алкышлар яңгырады.

Республика Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итү зарурлыгына игътибар юнәлтте һәм мондый эшкә уңай мисаллар китерде. Удңыш булдыру процессына идарә итүдә цифрлы эшләнмәләр куллану Минзәлә муниципаль районының Калморза компаниясенә 3 ел эчендә 1 гектарга акчалата керемне 3,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. “Агрокөч” һәм “Август” хуҗалыкларында техник модернизацияләү нәтиҗәсендә бүген энергия белән тәэмин ителеш Европа Аавыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәрәҗәсендә. Кукмара районының «Монокорм» кооперативының балансланган туклыклы азыгын алып куллану шәхси ярдәмче хуҗалыкта сйт савымын тәүлеккә 10 литрга арттырырга ярдәм иткән. Шулай итеп, сөт җитештерүнең икътисадый нәтиҗәсе 1,5 тапкыр арта, шулай ук терлек азыгы әзерләү буенча авыл кешесенең хезмәте җиңеләя.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, яңа технологияләрне модернизацияләү, аларны гамәлгә кертү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү процессларына идарә итү системасының нәтиҗәлелеген арттыру хезмәт җитештерүчәнлегенең күтәрелүенә, хезмәт шартларын яхшыртуга, хезмәт хакын арттыруга китерә, димәк, яшьләр өчен тармакның җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә, дип белдерде. Әйтик, Әтнә районының югары технологияле комплекс төзелгән «Тукай» компаниясендә бүгенге көндә хезмәткәрләрнең 70%тан артыгы яшьләр һәм алар канәгатьләнерлек хезмәт хакы алалар. Мондый мисаллар - бездә резервларның җитәрлек булуына ачык дәлил. Һәм аларны кулланырга кирәк.

«Соңгы елларда республикада крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм гражданнарның шәхси хуҗалыкларына ярдәм итү буенча тулы бер система булдырылды. Без фермерларыбыз белән горурланабыз, алар, чынлыкта, буш урыннан башлап уңышлы авыл бизнесы алып баралар. Алар арасында Минзәлә районыннан Нәсим Дәүләтов, Кукмара районыннан Лена Галиева, Түбән Камадан Артем Морозов, Әлмәттән Светлана Заикина һәм Биектау районыннан Минсинә Латыйпова бар», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов, фермерларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

"Без фермер хәрәкәтен булдыруның төп этабын тәмамладык. Якындагы унъеллыкка бурыч – аны ныгыту һәм алга таба үстерү. Һәр фермер хуҗалыгы авылның терәге һәм авыл җирлегенең ышанычлы партнеры булырга тиеш. Дәүләт хакимияте органнары, үз чиратында, инициативалы фермерларга ярдәм итәргә тиеш. Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру эше яхшы үрнәк булып тора. Дәүләт Советының һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының уртак эше дәвам итәр дип өметләнәм", - дип, ассызыклады республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов товар җитештерүчеләргә шулай ук сәүдә челтәрләре белән дә активрак эшләргә кирәклеген ассызыклады, «Сыр әлифбасы» компаниясен дә билгеләп үтте, аның 80% сату күләме федераль сәүдә челтәрләренә туры килә. Шуның аркасында аның продукциясе бөтен Россия буенча уңышлы сатыла. Хәзерге вакытта дөньяда хәләл продукция куллануга тотрыклы тренд күзәтелә. Бу безнең товар җитештерүчеләр продукциясен экспортлауны үстерү өчен яхшы мөмкинлек. Мәсәлән, "Агрокөч" холдингы соңгы 15 елда бу өлкәдә актив эшли һәм алдынгы позицияләрне били. Хәләл стандартлары буенча җитештерүне үстерү компаниягә агымдагы елда мондый продукция экспортын 2,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирде. Башка җитештерүчеләр дә бу эшкә кушылырга тиеш.

Гомумән алганда, агросәнәгать комплексында югарыда санап үтелгән резервлар белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын берничә тапкырга арттыру, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә селекция эшен көчәйтү һәм ветеринария иминлеген тәэмин итү буенча тиешле барлык чаралар күрелергә тиеш. Безнең уртак бурыч – АПКны югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International